Романы, повести, стихи Марата Кабирова
эти турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Бер генә кабат


    Әйттем барсын да...
    Әйттем барсына да...
    Түрәсенә дә,
    Үләтенә дә...


    Булды яраткан,
    Яратмаганы...
    Аркамнан сөеп
    Газаплаганы...


    Кайбер дус кеше
    Меңгә ярылды.
    Йөрәк тибешем
    Телдә чагылды.


    Җиләләр еллар,
    Җилпенеп ялларын...
    Бер генә сүзне
    Әйтә алмадым.


    Әйтә алмыймын,
    Әйтә алмам да
    Һичбер заманда.


    Минем тәкъдирем
    Тик шушы сүзсез...
    Шул гади сүзсез
    Гомерем үксез.


    Ак карга басып,
    Яңа ел килә.
    Кышын шул сүзне
    Әйтәсе килә.


    Печән өлгерә,
    Тугайлар көтә.
    Җәйләрен шул сүз
    Йөрәкне өтә.


    Сагыштан күлмәк
    Кия бар дөнья.
    Көзләрен шул сүз
    Сызлый җанымда.


    Бөтен гомергә
    Бары бер генә
    Әйтәсе килә,
    Әйтәсе килә:
    “Әткәй” – дип кенә...


    Бер генә кабат...
    Күзенә карап.
    29 декабрь,1993


эти турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика