Романы, повести, стихи Марата Кабирова
гаилэ турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Без бәхетле түгел мени?!

    Без бәхетле түгел мени,
    Без шундый бәхетлебез.
    Давыллардан да сүндерми
    Чыктык ул бәхетне без.

    Ә син кайчак зарланасың,
    Байларча дөньяларда
    Байларча гына кыланып
    Бер яшәп булмаганга…

    Аңлыйм, безне бу дөньяда
    Ярлылык күп этләде.
    Моң-зарларны арттырса да
    Бәхетне киметмәде.
     
    Беләм, җирдә яшибез тик
    Бер генә кабат кына.
    Бәхет арта дисең мени
    Байлыкка карап кына.

    Нишләр идең: «Бергенәм!..»— дип,
    Иңнәренә сарылсаң,
    Ә үзең шул «бергенәңне»
    Бер күрмәскә зар булсаң?!.

    Без бәхетле түгел мени?!
    Безнең иң бәхетле чак:
    Аерылсак — Сагыну бар,
    Ярату бар — кушылсак.
    1995


гаилэ турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика