Романы, повести, стихи Марата Кабирова
каен турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Авылым каеннары

    Авылымны чыгып киткән чакта
    Ак каеннар калды озатып.
    Авылымнан җырлый-җырлый киттем,
    Каеннарны кистем елатып.

    Өметләрне сезнең акламасак,
    Кичерегез безне каеннар.
    Дуслар онытса да, исегезгә
    Төшерегез безне каеннар.

    Чит җирләрдә йокыларын бүлеп
    Төшләремә килеп керәсез.
    Киттеләр дә оныттылар диеп,
    Рәнҗемәгез инде безгә сез.

    Өметләрне сезнең акламасак
    Кичерегез безне каеннар.
    Дуслар онытса да, исегезгә
    Төшерегез безне каеннар.

    Туган ягым, тәүге мәхәббәтем,
    Газиз әнкәм төсе каеннар.
    Сагынып көтәр кешем калмаса да
    Онытмаслар төсле каеннар.


каен турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика