Романы, повести, стихи Марата Кабирова
короткие татарские стихи

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Яратулы җанда 

    Ә мин үлеп гашыйк булган идем.
    Көткән идем синең яратуны.
    «Син кайларда, яра-ту-у?!.» — дидем.
    Ул якында булган. Яра туды.

    Минем көннәр инде яратулы…
    Яратулы җанда — яра тулы.
    1999

    Айның иң матур чагы.

    Яратамын айның шундый чагын —
    Назлы яр тәнендә чагылганын.
    2000

    Табигатьнең үз кануны.

    Күктә гел ялгыз йолдызлар
    Яна сагыш-ялкында.
    Парлылары күптән инде
    Болыт-чаршау артында.
    2000

    Эх

    Эх, синдәге тылсым, авыл,
    Әй, синдәге серлелек…
    Сыерчык оялары да
    Йолдыз оясы кебек.
    2000

    Август

    Бигрәк җанга якын инде шулар —
    Төнге сулар.
    Төнге суда йолдызларның 
    җылысы бар.
    Ә йолдызлар бигрәк тынгысызлар —
    Кайный сулар…
    Миңа күк тә, тирәнлек тә
    Кулын сузган.
    2000

    Көч
    Кеше
    Кояш белән генә көчле…
    (Кара төндә
    ялгыз калып кара…)
    2000

    Синең күңел

    Күңелең тәрәзәсеннән
    Карыймын — караңгылык.
    Эх, яктырт иде җаныңны,
    Шундый бер чараң булып…

    Күңелеңнең күген әллә
    Болытлар капладымы —
    Җаныңның кара шәлләргә
    Төренгән чакларымы?

    Күңелең тәрәзәсеннән
    Карыймын — караңгылык.
    Караңгылык… Эх, түгел шул
    Тиз генә таралырлык.

    Караңгылык…
    Күңелләрдә...
    Ул шундый шомлы була…
    …Тик кайдандыр
    ишетелә сандугачның
    сагышлы моңы гына.
    2000


короткие татарские стихи - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика