Романы, повести, стихи Марата Кабирова
красивые стихи на татарском языке

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    * * *
    Төннәрнең зәңгәрләре...
    Тәрәзә пәрдәләре...
    Күңелдәге дулкыннарның
    Ярына бәргән мәле...

    Өлгергән иреннәре...
    Хисләрнең тилергәне...
    Үзләренең артыклыгын
    Сизенгән киемнәре...
    Идәнгә шуышканы...
    Хисләрнең тулышканы...
    Һушларыңнан яздырырлык
    Мәхәббәт сулышлары...

    Күкрәгең алмалары
    Өрелеп алланганы...
    Җаныңның җанга
    Ә тәннәрнең
    Тәннәргә ялганганы...

    Бу мәхәббәт дигәннәре
    Бер гади сүз генәме?
    Эх, сөешү мизгелләре
    Тилертә изгеләрне...
    1993


красивые стихи на татарском языке - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика