Романы, повести, стихи Марата Кабирова
красивые татарские стихи

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Бар яме дөньяның

    Әй, оныт әле шул зарыңны,
    Тиргәми тор әле әз генә.
    Фәрештә түгел шул без, җаным,
    Килмәдек бу җиргә мәңгегә.

    Гөнаһлар бардыр ул безнең дә,
    Тормышлар ал да гөл түгел дә.
    Язмышта ялгышлар булса да,
    Аккошлар - күңелләр күлендә.

    Дөньяда тиргәштән башка да
    Җаннарны җылытырлык назлар.
    Сагынуга әйләнгән елларда
    “Яратам” диешкән язлар бар.

    Калдырмыйк кыраулар кулына
    Шул назлы язларның җимешен.
    Кил әле, җаныем, яныма – 
    Тыңлыйк бер йөрәкләр тибешен.

    Онытыйк та зарларны, әрләрне
    Ягымлы хисләргә уралыйк.
    Бар яме кадере дөньяның – 
    Бары без булганга гына бит...
    Без бергә булганда гына бит...
    1994


красивые татарские стихи - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика