Романы, повести, стихи Марата Кабирова
кыш бабай турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    * * *
    Ах Кыш бабай, Кыш бабай!
    Син һаман шаян малай:
    Колагыма өрәсең,
    Куеныма керәсең,
    Үбәсең син битемне...
    Шулай булмый бит инде!
    Борының да кып-кызыл
    Әллә берне салгансың.
    Бүген кар да яумады,
    Әллә йоклап калгансың?
    Давай, давай Кыш бабай,
    Тарат син бүләгеңне.
    Бәйләнеп йөрмә миңа,
    Ал давай көрәгеңне.
    Көрә карыңны өеп,
    Иген мул булсын диеп
    Синең вакыт бер генә
    Барына да өлгер генә.
    Гөлфия Низаметдинова

    Суык бабай

    Кызу вакыт Суык бабаемның.
    Җил канатлы аты йөгерә.
    Боз бизәкле купшы пумаласын
    Ак буяуга манып өлгерә.

    Тәрәзләргә ап-ак челтәр бизәк,
    Агачларга чуклы шәл элгән.
    Басу-кырлар йомшак ак мамыктан
    Җем-җем иткән ак толып кигән.

    Елга-күлнең бозлы көзгесенә
    Кар бөртеге кунып бизәнә.
    Урмандагы зифа, гүзәл чыршы
    Яңа елны көтеп төзәнә.

    Суык бабаем да бәйрәм көтә,
    Әзерләнә кышкы бәйрәмгә.
    Ак бизәккә бизи табигатьне,
    Калдырырлык итеп хәйранга.

    Кыш бабай

    Таянып кышкы айга.
    Суыклар керде канга.
    Кыш бабай иртә торып.
    Чаналар йөри корып.

    Җылырак, матур Май да.
    Нинди бар кыштан файда?
    Борыннар, куллар туңа.
    Җырлап җибәр Хәмдүнә.

    Җылынып китер күңел.
    Йөрәкләр дөп дөп тибәр.
    Кояш менгән тубәгә.
    Кышын булмас куләгә.

    Чаналарны алып чык.
    Таралсын тауда чыпчык.
    Ярый килгән Кар бабай.
    Яңа ел кирәк, давай.
    fanil

    Кыш бабай турындагы шигырьләрнең барсы да интернеттагы ачык чыганаклардан алынды. Авторы билгеле булганнары  чыганакларда бирелгәнчә күрсәтелде. Бу биттәге шигырьләрнең берсе дә Марат Кәбировныкы түгел.


кыш бабай турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика