Романы, повести, стихи Марата Кабирова
кыш турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Кышкы таңнар


    Кышкы таңнар. Өерелә карлар,

    Туй күлмәге кигән гүхзәлдәй.

    Карлар булып гүя яшьлек кайта,

    Онытмасын әле, дигәндәй.


    Онытырлыкмы соң... Кышкы таңда

    Ураган мәл авыл урамын,

    Сөйгән ярың белән култыклашып,

    Ап-ак бураннарга уралып.


    Күңелләр дә кар бөртеге сыман,

    Өерелә дәртле җилләрдә.

    Сөйгәнеңне ал да җилдер генә

    Хыял гына җиткән илләргә.


    Ап-ак карлар булып эрегән мәл

    Ирененә кунган иркәңнең...

    Учларыма кунган һәр бөртектә

    Чагылышы ята үткәннең.


    Кышкы таңнар. Өерелә карлар,

    Туй күлмәге кигән гүзәлдәй.

    Карлар булып, ахры, яшьлек китә,

    Өзгәләнсен әле, дигәндәй.

    1990



кыш турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика