Романы, повести, стихи Марата Кабирова
кыска шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Өч юллыклар

    Х х х
    Яшәү белән үлем чәкәштеләр…
    Яшен телде төнне —
    Тормыш күренде.

    Х х х
    Күрү сәләте зур, 
    Микроблар да күренә —
    Томан ятты күзенә. Сукырайды.

    Х х х
    Микроблар прогресста — 
    Кешедә чир үсә.
    Ил авырый.

    Х х х
    Ике яр аерылышты:
    Җан күккә ашты, 
    тән керде гүргә.

    Х х х
    Тормыш — газаплы төш.
    Ыңгырашмаска тырыш — 
    Тавышыңа куркып уянырсың.

    Х х х 
    Төн —
    Җир күләгәсе.
    Нужа — кешенеке.

    Х х х
    Берүк, миңа хыянәтче димә —
    Яши алмый кеше гомер буе
    Карап бары бер нөктәгә генә.

    Х х х
    Ай белән кояш кавышты:
    Офыкта — кан…
    Зөфаф төне сыман.

    Х х х
    Бала авыз чәпелдәтә —
    Ана сүзләр укып иҗекли…
    Ана сөйли — бала ишетми.

    Х х х
    Кеше —зур бер дөнья.
    Зур дөньялар йөри
    Җирдә — дөньячыкта.

    Ххх
    Күктә шундый ай – 
    Төптән кисегән агачтай,
    Моңсу ялтырый.
    1990 


    ***

    Кайда карама –
    Йөрәк талана.
    Нәрсә уйлама _ 
    Җаның кыйнала.
    Илт, кадерлем, мине мәйханәгә,
    Йә төртеп тиш күңел күземне.
    Бу дөньялар исерекләр белән
    Исәрләргә генә күңелле.
    1990

    Яралы яугир

    Сызыла йөрәк маем,
    Алга атлаган саен.
    Алга атлаган саен
    Урында калу кыен.

    Чигенү мөмкин түгел.
    Бер адым... Тик бер адым
    Атларга иле тагын.

    Йөрәгем – телем-телем...
    Чигенү мөмкин түгел,
    Чигенү – ярты үлем.

    Аз гына чыда, җаным,
    Бер адым... Ярты адым....
    Бер адым... Ярты адым...
    1990


кыска шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика