Романы, повести, стихи Марата Кабирова
кызыклы шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    ***
    Үлемсезлек чишмәсе бар,
    Ул синең – иреннәрең.
    Яшьлекләрең кире кайтыр,
    Савыгыр тилеләрең.

    Төн шикелле кара чәчләр...
    Исертерлек карашлар...
    Төн караңгы, мин исерек –
     Кем гаепләр, адашсам?!

    Кем гаепләр...
    Алла сине
    Шундый итеп яраткан...
    Шундый итеп яралткан да,
    Яраттырган Мараттан.

    Чишмәнең дә берәр вакыт
    Суын эчерер әле...
    Үзе гөнаһ кылдырыр да,
    Үзе кичерер әле.
    1990

    Яллар итәсе иде
    (Шаяру катыш)

    Тик дөньяны күрмәс өчен
    Күзне йомасы иде.
    Колакларга берәр кило
    Мамык тыгасы иде.
    Җаннарым ялга сусаган –
    Яллар итәсе иде.
    Бу дөньядан отпускка
    Гына китәсе иде.
    1991

    Сагындыра

    Түзә алмый ялгызлыктан
    Җанымның әрнүенә.
    Юк, назлашкан чакны түгел,
    Талашкан мәлне генә
    Кайтарырга иде кире,
    Кайтарырга иде бер...
    Ул мәлләр дә изгедер ул,
    Сагындыргач – изгедер.
    Әй бу тормыш...
    Юк ачуны
    Бар итеп тавыш кора.
    Сукмакларны аера да,
     Җаннарны кавыштыра.
    Вакыты да, үч иткәндәй,
    Ага гел талгын гына.
    Йөрәк түзми...
    Җан кавышкач,
    Тәне дә сагындыра.
    1991


кызыклы шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика