Романы, повести, стихи Марата Кабирова
матур шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Беренче кабат

    Төнге тынлыкны
    Бүлә сүзләрең.
    Караңгылыкны
    Телә күзләрең.
    Нурларын сибә
    Ай безгә карап.
    Без икәү, гүя,
    Беренче кабат...

    Ай нуры куна
    Иреннәреңә.
    Иреннәреңнең
    Дерелдәвенә...
    Беренче кабат
    Күрешкән сыман,
    Мин әле һаман
    Сиңа тартылам.

    Ерак калса да
    Беренче кичләр.
    Йөрәктә һаман 
    Иң якты хисләр.
    Элекедәй саф
    Сөю әле дә.
    Сүнмәде дә ул,
    Сүрелмәде дә.

    Нурларын сибә
    Ай безгә карап.
    Без икәү, гүя,
    Беренче кабат...
    Синең сөюең
    Гомер буена
    Беренче кабат
    Кебек тоела.
    2009



матур шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика