Романы, повести, стихи Марата Кабирова
мэхэббэт шигырьлэре

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Син

    Берни дә бирәлми идем
    Мин сиңа.
    Заводта – миңа буласы
    Машина.
    Сиңа дигән алтын сарай – 
    Әкияттә.
    Ул әкият язылмаган -
    Әлбәттә.
    Тыныч, җайлы, рәхәт тормыш -
    Тегендә...
    Ул күренми... (Күренмәс тә
    Гомергә)
    Газап кына бирдем сиңа.
    Алдың син.
    Миңа да бер газап булып
    Калдың син.
    4 ноябрь, 1993

    ***

    Син елмаеп кояш кебек,
    Матур булып барыннан,
    Килеп чыгар төсле идең
    Сирень араларыннан.

    Кояш синең иреннәрдәй
    Назланып тулыр иде...
    Ап-ак ефәк күлмәгеңә
    Зәңгәр кич кунар иде...

    Ә якында көмеш елга
    Ярларга кагар иде...
    Йөрәкләрдә сүзсез аңлашу
    Чарасын табар иде...

    Үләннәр нәфис тәнеңнең
    Назыннан эрер иде...
    Ай да башы әйләнүдән
    Адашып йөрер иде...

    Алсу, тыгыз түшләреңә
    Иренем кагылыр иде...
    Серле җәннәт ишегенә
    Ачкыч табылыр иде...
    1993


мэхэббэт шигырьлэре - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика