Романы, повести, стихи Марата Кабирова
мэхэббэт турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Мәхәббәт

    Карашлар үбеште.
    Елмайдың...
    Керфегең кадалды түбәнгә.
    Кабатлыйк тагын бер, дигәндәй,
    Яшендәй карашлар
    Уйнады тирәңдә.

    Кабатлап булмый шул киредән,
    Бу халәт – мизгеллек.
    Мәхәббәт!
    Юктыр ла... Бу бары
    Синең бер тилелек.
    Күп көннәр буена
    Канмаган хисеңнең
    Җаныма орылып
    Бер гөлтләп китүе,
    Яшен һәм кәрәчин
    Кавышкан шикелле.

    Табышын сагалап
    Сак торган аучыдай
    Мин, юләр...
    Күзләрем күзләрең белән бер
    Күрешер юл эзлиләр.
    Тапмыйлар...
    Сантыйлар...
    Әрнүдән сүгенә
    Башлыйлар.
    “Ни өчен кирәк соң...
    Ни өчен син миңа!
    Керфегең када да түбәнгә
    Бул тик үз юлыңда.”

    Тик шунда...
    Карашлар очраша кабаттан.
    Кочыша, үбешә карашлар:
    “Яратам! Яратам...”
    Өметләр кабына...
    Һәм балкый җаны да...
    Мизгеллек булса да бу халәт,
    Тилелек түгел бу - Мәхәббәт.

    Ялган да кебексең, Мәхәббәт,
    Мизгеллек кенәсең нибары.
    Бары тик мизгеллек булсаң да,
    Сөюсез гомердән югары.
    1992


мэхэббэт турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика