Романы, повести, стихи Марата Кабирова
мин сине яратам шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Аптырау

    Без бит икәү бер-беребезне
    Сөештек тилерешеп…

    …Аерым үткән көннәр кала
    Юлларда тезелешеп.

    Шул юлларны бергә үтәр
    Чаралар табылмады…
    Кеше рухын богаулыймы
    Кешелек кануннары?!.
    Чаралар табылмады…

    Аерым үткән еллар калыр
    Юлларда тезелешеп…

    Шул кадәр дә өзелешеп
    Сөешеп-сөелешеп
    Шул кадәр дә тилеләрчә
    Яшибез икән ничек?!.
    Эх…
    2002

    Х х х

    Гашыйкларга нигә кануннар тар,
    Гашыйк иңнәрендә ник юк канат? —
    …Мин ярты көн буе утырганмын
    Рәсемеңә карап.

    Х х х

    Күпме чәчәкләргә куллар суздым…
    Күпме өздем… Бар да — узган эш…
    Өзгәннәре — онытыла төшкән…
    Өзәлмәгәннәре — кызганыч…

    Х х х

    Син: «Кит!» — дидең.  Ә мин: «Китәм!» — дидем…
    Юри генә әйттем. Тик киттем.
    «Ял итәрмен»,— дидең. Ял иттеңме?
    Сөюләрең миңа ни тиклем дә
    Нәфрәтләрең миңа ни тиклем?!.

    Сагынасыңдыр. Мин дә сагынамын.
    Елыйсыңдыр. Мин дә елыймын.
    Үзәкләрне өзәр мәлләргә дә 
    Чыдыйсыңдыр. Мин дә чыдыймын шул,
    Үзәкләрем өзелеп чыдыймын.

    Син уңдадыр... Ә мин сул яктадыр :
    Юлым һәрчак — йөрәк ягында.
    Шул йөрәкнең колы булды инде
    Синең белән бергә чакларым да,
    Синнән башка үткән чагым да.

    Шул йөрәкнең колы булдым инде…
    Интектердем. Үзем интектем.
    Сиңа табынып үткән юлларымда
    Сөюләрең миңа ни тиклем дә
    Нәфрәтләрең миңа ни тиклем?!.

    Син: «Кил!» — дигән өчен килмәдем мин…
    Син: «Кит!» — дигән өчен мин киттем…
    2003

    Х х х

    Авырлардан авыр чакларым бар,
    Үләселәр килгән чагым бар…
    Яшиселәр килү алып кала
    Үләселәр килгән чагымнан.

    Дөньяларга кайчак сыймасак та
    Йөрәкләргә дөнья сыядыр.
    Яшиселәр килгән өчен генә
    Үләселәр килеп куядыр.
    2003

    Х х х 

    Минем өчен «үлгән» чагың синең…
    Синең өчен «үлгән» чакларым…
    Кемлегеңне «белгән» чакларым шул…
    Кемлегемне «белгән» чакларың…

    Бер-беребез өчен без юк бүген.
    Ә үткәннәр… Нинди чор булган!
    Үткән көннәр көн булмаган бит ул,
    Сагынып җырлар якты җыр булган!

    Нинди җырны харап иткәнбез бит!..
    Сизмәстән дә… Үзебез теләп тә…
    Сөю утын саклау — җиңел түгел,
    Ә сакламау – авыр бигрәк тә.

    Ике якка киттек. Башлар текә.
    Юк-юкта да үзәк өзелер.
    Еллар үткән саен ул юлларның
    Авырлыгы ныграк сизелер…

    Минем өчен «үлгән» чагың синең…
    Синең өчен «үлгән» чакларым…
    «Үлгәнеңә» сөенә дисең мени?!.
    Кара көеп йөргән чакларым.

    Син дә биеп шатланмыйсыңдыр шул,
    Җаннарыңны әрнү өтәдер.
    Үткәнеңдә синең калсам да мин,
    Киләчәктән күңелең көтәдер.

    Синең өчен «үлгән» чакларым бит,
    Минем өчен «үлгән» чакларың…
    Кемлегемне (!) белгән(!) чакларыңдыр,
    Кемлегеңне(!) белгән(!) чакларым…
    2003


мин сине яратам шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика