Романы, повести, стихи Марата Кабирова
прикольные татарские стихи

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Безнең татарлык

    Микрофоннар, зинһар, ярылмагыз,
    Кәгазь, җаным, берүк, син дә түз:
    Зыяллылар кампания ачты -
    Күтәрергә татар милләтен!

    Сәхнәләрдән көр тавышлар яңгырый,
    Кул чабалар аңа гөрләтеп.
    Банкетларда булса, тосттан тостка
    Күтәрелә татар милләте.

    Нужаны күп күргән бар татарның
    Түземлеге чиккә җитте дә,
    Инфаркт булып бәреп екты
    Һәм сөйрәде кабер читенә.

    Хәлсез генә шыбырдады абзый:
    “Ярдәм! Ярдәм... зинһар, күтәрегез...”
    Белә идек кебек
    Теләгенең
    Һичбер кичегүсез үтәлерен.

    Ярдәм сорап күтәрелгән башын
    Басып кабат түбән иделәр:
    “Милләт булсаң бик күтәрер идек,
    Милләт түгелсең шул”, - диделәр.
    1994


прикольные татарские стихи - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика