Романы, повести, стихи Марата Кабирова
шигырьлэр этигэ

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Әткәйләр ишетүе

    (Е. Евтушенкодан)

    Чолгаулар кипте.
    Ә алар
    Тыңлыйлар Вилюй моңын.
    Улы әле паспортсыз да,
    Атага илле булыр.
    Әтисенең маңгаенда – 
    Сугыш һәм авыр эшләр,
    Һәм улы өчен борчылу
    Калдырып киткән эзләр.
    Кармак җебе янындагы
    Дулкыннарга күз салып:
    “Кара әле, Миша, - ди ул, -
    Томан китә кузгалып.
    Кояш белән дым кавыша...
    Нинди гүзәл тамаша!”
    Ә улының күзләрендә -
     Тәкәббер гаҗәпсенү:
    Томан гына аның өчен
    Сокланыр сәбәп түгел.
    Тельняшкадан балык күзен
    Төшерә чиртеп кенә.
    Зур кешедәй эре генә
    Ябыша итегенә.
    Ә әтисе бии-бии
    Төтенләгән учакта,
    Узалдына әйткән кебек
    Малаена сүз ката:
    “ Итегеңнән ишетелә
    Чолгау кимәвең тагын.”
    Малай кызара, әйтерсең
    Кемдер рәнҗеткән җанын.
    Итекләрен сала да ул
    Чолгавын куя урап.
    Һәм тибә итек эченә,
    Итек гаепле сымак.

    Аңлар әле үткәннәрнең
    Бикләнгәч ишекләре.
    Кеше бик ялгыз икәнне,
    Һәм беркем дә ишетмәвен
    Әткәйләр ишеткәнне.
    18 ноябрь, 1993


шигырьлэр этигэ - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика