Романы, повести, стихи Марата Кабирова
современные татарские поэты стихи

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


     Кеше


    Чәчәкләр кала үрелеп,

    Назлы җил үбеп ала...

    Таң кояшы кебек балкып

    Язларга кереп бара.


    Дөньяга ул хуҗа сыман

    Үз җырын сузып бара.

    Мин - язда дип уйлый-уйлый,

    Җәйләрен узып бара.


    Җанындагы яз кояшын

    Көзләрдән алып бара.

    Кояш инде офыкларны

    Алтынга манып бара.


    Юлларын да, җырларын да

    Бураннар күмеп кала...

    Бураннарны да күрмичә

    Кышларга кереп бара.


    Бураннар күмеп бара...


    * * *

    Туганнарның, җан дусларның

    Танышларның үлеменә...

    Җан өзелә.

    Җан өзелә.


    Ышанасы хилми хәтта

    Мондый авыр хәбәрләргә.

    Чын түгелдер, ялгандыр дип,

    Җанда өмет бәргәләнә:


    "Нигә шулай?.. Кинәт кенә.

    Яшь иде бит... Нигә? Нигә?!."

    ...Ышанасы килмәсә дә

    Ышанырга туры килә.


    Ышанырга туры килә,

    Туры килә күнегергә...

    Күнегәсең... Бер дустыңа

    ятим кала күңел генә.


    Таулар җыры


    Ымсындыра биек үрләр,

    Тауга менәсе килә.

    Тауга менеп йолдыз чүпләп,

    Җиргә сибәсе килә.


    Тынгы белмәс җаннар гына 

    Тауларга үрләгәннәр.

    Җиңү тәмен тоя белми

    Тауларга менмәгәннәр.


    Үр менүләр җиңел түгел,

    Иң чая йөрәккә дә.

    Югарырак менгән саен

    Юлдашлар сирәкләнә.


    Тау түбәсе – кар да болыт,

    Ымсындырган йолдыз – юк...

    Югарыда – җилләр ачы,

    Югарыда – ялгызлык.


    Югарыда – чарасызлык,

    Әрнүләрдән үләрлек...

    Йолдызларга буең җитми,

    Ә түбәндә -- түбәнлек.


    Бәхет


       Чаба-чаба 

       Куып җитәбез, дип,

       Без бәхетне узып киткәнбез бит…


    Нинди бәхетлеләр булганбыз бит,

    Үзебез генә белмәгәнбез бары.

    Бәхетеңне табу җиңел икән,

    Авыр ул бәхетне танулары.


    Бәхет һәрчак артык алда кебек,

    Булмас сыман аны куып җитеп.

    …Ярты гомер киткән инде үтеп,

    Үткәннәрне киләчәктән көтеп.


    Ышанмыйча

    Ышанмыйча минем зурлыгыма, 

    Иңнәремдә канат барына…

    Акырын гына китеп барасың син

    Кемнәрнеңдер тарафларына...


    Ә мин сине өзелеп яратсам да

    Үз юлымнан инде борылмам...

    Синең юлың - якты хисләрдән дә

    Файда эзләүләргә корылган...


    Гаепләргә сине хакым юктыр -

    Куларымда синлек алтын юк...

    Мизгел саен ерагая бара

    Синең белән минем якынлык...


    Кызыктырадыр шул кемнәрнеңдер

    Яшәве дә, даны-малы да...

    Дан да, мал да таба алыр идем,

    Тынгылыклар тапсам җаныма....


    Ә минем җан сине кызыктырмый,

    Терелтсә дә сулган гөлләрне...

    Сиңа гашыйк шул бер җанга сусап,

    Уянырсың үзең бер мәлне...


    Ышанмыйча минем зурлыгыма, 

    Иңнәремдә канат барына…

    Акырын гына китеп бара халкым

    Кемнәрнеңдер тарафларына...


современные татарские поэты стихи - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика