Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стих на татарском сестре

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Татар кызы

    Утларга да салды тормыш,
    Салды бозлы суларына,
    Янмадың да, батмадың да,
    Түздең тормыш сынавына.

    Гүзәллегең тугрылыкта,
    Сабырлыкта синең көчең,
    Үзеңнең бар булмышыңа
    Туплагансың халкың төсен.

    Якты күзең, татлы сүзең,
    Кашларыңның сызылганы,
    Җәннәт ишеге – иреннәрнең – 
    Бөрлегәндәй кызыллары
    Сулыса да сатылмаган,
    Бөгелмәгән горур сының.
    Җирдә бары сөю генә 
    Яулый алган татар кызын.

    Әрсезләр дә тыйнакланган
    Күзләреңнең нурларыннан.
    Ташлар күңелен эретерлек
    Җырларың бар, моңнарың бар.

    Батырларга гомер биргән
    Зирәклегең, тапкырлыгың.
    Гүзәл йөзең-сыныңа тиң
    Синең күңел матурлыгың.

    Бөеклегең гадилектә,
    Гүзәллектә синең көчең.
    Үзеңнең бар булмышыңа
    Туплагансың халкың төсен.

    Зарлы заман заманалар...
    Тормышыбыз утлы-сулы...
    Син гомергә сынатмадың,
    Сынатма да, татар кызы!..
    1993


стих на татарском сестре - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика