Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи на татарском на 8 марта

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Ярый сез бар әле
    (8 март шаяруы)

    Сездән башка җирдә без кем инде?!
    Сезнең белән без бит югары.
    Җир үзе дә сезсез ятим бала,
    Кашсыз йөзек кенә нибары...

    Сез булганга гына көчле бит без,
    Сезнең белән генә  “текә”без.
    Сез булганга бу тормышның авыр
    Сынауларын җиңеп үтәбез.

    Сезнең белән без бит мәхәббәтле, 
    Мәрхәмәтле, олы җанлыбыз.
    Сезнең белән шатлыгыбыз арта,
    Сезнең белән кими кайгыбыз.

    Бу дөньяда ярый сез бар әле,
    Яратучы безне, аңлаучы.
    Яралардан ертык җаныбызны
    Илаһилык белән назлаучы.

    Елмаюлар сезнең илһам бирә,
    Мөлдерәмә күңел бушана.
    Сездән башка без беркем дә түгел,
    Бездән башка... сез дә шул чама.


стихи на татарском на 8 марта - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика