Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи на татарском про природу

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Шаулама син

    Шаулама син, Кара диңгез,
    Хәтерләтеп үткәннәрне...
    (Әнгам Атнабаев)


    Шаулама син Кариделем
    Бер дула да да... Бер тын бары...
    Синекеннән югарырак 
    Минем күңел дулкыннары…

    Кариделем, Кариделем...
    Мин сагынмам – сагынмасаң...
    Сагыш тулы дулкын булып,
    Ярларыңа сарылмасаң...

    Сарылма син җаннарыма,
    Тыныч кына бул, тын гына...
    Бу язмышлар елгасында
    Мин дә бит бер дулкын гына...

    Хәтерләтмә үткәннәрне
    Һәм елатма бүгенгемне.
    Сине сагынып яшәсәм дә
    Мин синеке түгел инде.
    2010, Уфа - Сипайлова



стихи на татарском про природу - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика