Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи на татарском языке короткие

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Язылмаган шигырьләр

    Х х х
    Көздән алып сиңа кайтканым юк…
    …сиңа көзләр алып кайтканым юк.

    Х х х
    - Ах!!! Ах! Ах…
    - …ха-ха-ха!

    Х х х
    «Марат! О! Башкортстан Есенины!..»
    …бу — «Англетер» фоесында иде.

    Х х х
    Көлеп яшим, көлеп сөйләшәм…
    …мин елармын сыман көлмәсәм.

    Х х х
    Уйладым мин бала чагымны…
    …киләчәкне шундый сагындым.

    Х х х
    Ике ятка карап күз аттык…
    …якыная безнең ераклык.

    Х х х
    Мәхәббәт ул кар бөртеге сыман —
    Һаваларда чакта матур бик тә!
    …ә учыңа кунгач, эреп бетә.

    Х х х
                       Свеча горела на столе,
                       Свеча горела.
                                            Б. Пастернак
    «Мин сине аңламыйм, — дисең, — үлсәм дә!..»
    Шәм яна.
    Тик сокланып кына була
    ул шәмгә.
    1999


стихи на татарском языке короткие - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика