Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи на татарском языке про войну

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Әфган җыры

    Таулар арты тау гына да
    Яулар арты яу гына.
    Яулар тына, җаннар тынмый -
    Җанда – сагышлар гына.

    Таулар арты таулар гына...
    Таудан ташлар уела...
    Таулар безнең сагышлардан
    Өелгәндәй тоела.

    Тауларга менеп карадым
    Карадым – күренмәдең.
    Күрдем бары тау артында
    Тау гына тезелгәнен.

    Таулар арты таулар гына...
    Таудан ташлар уела...
    Таулар безнең сагышлардан
    Өелгәндәй тоела.

    Мин сагынам. Син дә сагын.
    Сагынулар җанга дәва.
    Я, сагышың саклап кала,
    Я, сугыш тартып ала.

    Таулар арты таулар гына...
    Таудан ташлар уела...
    Таулар безнең язмышлардан
    Өелгәндәй тоела.


стихи на татарском языке про войну - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика