Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи на татарском языке

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек 

    Узмаган да сыман бу гомерләр,
    Булмаган да сыман бу еллар...
    Сүрелмәгән әле ул тойгылар,
    Суынмаган әле куеннар.

    Булмаган да сыман күз яшьләре,
    Күңелләрне төргән болытлар,
    Ямь тапмыйча синсез дөньялардан
    Китәселәр килгән минутлар...

    Сынмаган да сыман сабырлыклар,
    Өзелмәгән сыман үзәкләр...
    Саф хисләрне һаман югалтмыйча
    Саклый икән әле йөрәкләр.

    Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек,
    Үзгәрмәс тә кебек тиз генә...
    Күңелләрнең сагышыннан бары
    Урамнарда елый көз генә.

    Син һаман да 

    Син һаман да шул килештер әле,
    Самимидыр шундый күркәмдер.
    Миңа булган хисләрең дә шулдыр...
    Тик мизгелләр генә бүтәндер

    Барсына да үзем гаеплемен,
    Җәзаларын үзем күтәрдем.
    Сиңа булган мәхәббәтем шул ук
    Үзем генә бераз бүтәнмен.

    Синең белән үтәр юлларымны,
    Елларымны ялгыз иткәнмен.
    Синең артык исең китмәгәндер,
    Тик күңелең генә көткәндер.

    Тик күңелең генә көткәндер шул
    Мең халәткә кереп беткәндер...
    Ул газаплар эзсез үтмәгәндер,
    Бераз гына син дә бүтәндер...

    Сөю кадерен белмәвебез өчен
    Еллар безне хөкем иткәндер.
    Хисләребез һаман шул килештер,
    Тик үзебез генә бүтәндер.


стихи на татарском языке - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика