Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи про татарский язык

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    "УФА ЭСКИЗЛАРЫ"ННАН

    Моңаеп калма 

    Яңгырлар ява
    Киткән юлларга.
    Ашыкма, берүк,
    Авыр суларга.

    Тамчылар тамсын,
    Еласын болыт...
    Яшик болыттан
    Югары булып.

    Кара болытка
    Куркып карама.
    Без якты булсак
    Болыт тарала.

    Китте ул диеп
    Моңаеп калма.
    Безнең иң якты
    Көнебез – алда. 

    Өметең өзеп
    Моңаер булсаң,
    Сөюем – кояш, 
    Кояшка ышан!

    Кояш сүнми дә,
    Сүрелми бер дә.
    Ул кайчагында
    Күренми генә.

    Шәжәрә

    Әрнүләрен тантанага манып,
    Шәжәрәсен барлый бар дөнья.
    Артларына борылып карый халык...
    Артларына... упкын алдында...

    Борылып карый... Упкын алларында
    Ни кылырга белмәгән сыман.
    Шушы хәлгә төшүенә үзенең
    Гәеплене эзләгән сыман.

    Үткәннәрен барлый безнең халык...
    Тамырларда җирле сут таша...
    Шәжәрәләр генә ни өчендер
    Күршеләргә барып тоташа...

    Кемнәр кулы белән языла тарих,
    Кемнәр әмере белән юк була?..
    ...Бер баш игән, ахры, гел баш ия...
    Бер чукынган – мәңге чукына...

    Ә үткәндә - тик батырлар гына...
    Гел данлыклы чорлар - үткәндә!..
    ...Үткәннәрең канат куйса икән,
    Алларыңда упкын көткәндә...

    Туган җирдә...

    Үпкәләп булмый илеңә,
    Әрнеп кенә була...

    Син белмисең инде мине,
    Син күрмисең инде мине...
    Белергә дә теләмисеңдер.
    Күрмәсәм һәм ишетмәсәм,
    Тиңсенмәсәм, иш итмәсәм,
    Югалыр ул күздән дисеңдер.

    Табыш барда – югалту бар...
    Булды инде югалтулар...
    Кыеннардан булды кыены...
    Ишетмәсәң-күрмәсәң дә,
    Югалтырга теләсәң дә,
    Югаласым килми бу юлы.

    Күрмисең дип сүрелмәмен.
    Минем әле шундый мәлем – 
    Бөгелмичә түзәр чакларым.
    Минем әле гүзәл чагым,
    Дөньяларны бизәр чагым,
    Үзәкләрне өзәр чакларым.

    Күрмәдең дип бер ялынмам,
    Гомеремнең юлларыннан
    Сокландырып балкып үтәрмен.
    Син дә мине бер күрерсең,
    Үткәнеңә үкенерсең...
    Һәм мин сине... гафу итәрмен...

    Сабыр ит, дисең...

    Сабыр ит дисең, сабыр ит
    Сабырлар иттем инде.
    Шул сабырлар итә-итә,
    Шул көнгә җиттем инде.

    Көттем дә сабыр иттем шул,
    Сарылды сагыш җанга.
    Сабырлар итеп чыдадым,
    Сарыга сабышсам да.

    Сабырлык – сары алтын дип,
    Әйтүләр ялгыш икән.
    Сабырлыкларның төбендә
    Тик сары сагыш икән.

    Сынды сабыр канатларым,
    Сабырлар итәсем юк,
    Булса - бүген, булмаса – юк,
    Бер минут көтәсем юк.
    Сабырлар итәсем юк...


    * * *

    ...Кайларгадыр ташлап калдырулар 
    җиңел дисең мени үткәнне син?!

    Хәтта гади генә шәһәрдән дә
    Китәм диеп кенә китәлмисең...

    Китәм  диеп кенә китеп булмый.
    Китәм, китәм диеп еллар узды...

    Китәм диеп узган елларымдай
    Җырларым да бераз сызланулы.

    Бәхет микән, бәхетсезлек микән
    Яңа ярга аяк басуларым...

    ...Китүләр ул - кителүләргә тиң:
    Үзем генә беләм ачыларын.

    * * *

    Мине бар да көтеп торган кебек,
    Ачык йөзләр, ачык кочаклар да...
    Китмәс идем әгәр барысы да
    Шундый ачык булса ул чакларда.

    Әле менә бар да ачылганнар.
    Йөзләр ачык...
    Ишекләр дә ачык...
    (Ә мин, ахмак...
    Киткәнмендер сыман
    Шундый якты ачыклыктан качып.)

    Минем генә ачыласым килми...
    Ачык ишек, ачык кочакларга
    мохтаҗ идем бер мәл...
    күңелем белән
    Әйләнәм дә кайтам шул чакларга.

    “Ул якта да авыр икән...” – диләр...
    “Бер дә тойганым юк, гайбәттер” – дим.
    “Кайда без юк – шунда әйбәт!” – диләр...
    “Сез булмаган җирдә әйбәт шул...” – дим.

    Минем генә ачыласым килми...
    Үз бәямне үзем белеп йөрим...
    Кичә миннән көлгән абзыйлардан
    Бүген үзем бераз көлеп йөрим.

    Ачык ишек, ачык кочаклар да
    Бәяләрен инде җуйган сыман:
    Кочакларның җылысын тоймам сыман,
    Ачык ишекләргә сыймам сыман...

    Мөһаҗҗир 

    Туып-үскән илең бит ул,
    Гомер иткән ил бит ул...
    Илләреңнән чыгып китү
    Бик җиңел түгел бит ул.

    Илем дидем. Җаннар аттым.
    Канады канатларым.
    Газапларны эчкә йотып,
    “Илем” – дип кабатладым.

    Илем минем сөюемне
    Күңеленә иш итмәде.
    Нурларымны күрмәде ул,
    Моңымны ишетмәде.

    Бар баласы арасында
    Иң тугъры бала идем.
    “Кал!” – диеп әйтмәде илем,
    “Кал!” – дисә, кала идем. 

    “Бер үпкәм, бер әрнүем юк”,- 
    димим. Бар! – Күңел бит ул...
    Туып-үскән илең бит ул,
    Үзеңнең илең бит ул...


    * * *

    Мине монда бар да сагынганнар...
    Тик мин генә сер бирмәгән булам.
    Сагынуларына сөенсәм дә
    Аны-моны сиздермәгән булам.

    Мин бит монда үскән егет идем
    Мин сезнеке идем кичә генә.
    ...Мин үзем дә сезне сагынамдыр ул.
    Беркемгә дә сиздермичә генә.

    Үткәннәргә карап...

    Нинди әйбәт шагыйрь булганмын бит,
    Кадеремне генә белмәгәнсез...
    Талант эзләү әйбәт. Тик сез аны
    Мин булмаган җирдән эзләгәнсез...

    Сез читләрдән талант эзләгәнсез,
    Ә мин сезнең яныгызда идем.
    Телмәрләрдә чагылыш тапмасам да - 
    Сизә идем – җаныгызда идем.

    Рәсми яктан чагылыш булмаса да
    Минем белән ярыш көчле иде.
    (Минем белән ярыш – һаләкәткә
    Дучар булган язмыш төсле инде...-))

    Ярыштылар... “Өйрәнделәр” мине...
    “Өйрәттеләр” язу һөнәренә...
    Өйрәтүче – бөтен дөнья тулы,
    Ә язучы һәрчак берәү генә...

    Ялгышларсыз язмыш булмыйдыр ул,
    Ялгышларсыз язмыш - хатадыр ул.
    Безнең бөек эшләр нигезендә
    Бөек ялгышулар ятадыр ул.

    Ялгышканмындыр мин, баш бирмичә...
    Баш бирмәмен ләкин үлсәм дә мин...
    Рәсми танылу да мотлак түгел - 
    Мин аз гына бүтән үлчәмдәмен...

    Бәлки мин бик гади түгелмендер,
    Бөек ялгышларның корбаныдыр:
    Җырлары һәм язмышлары белән
    Сагындырып тора торганыдыр.

    Казаннарга килеп урнашсам да
    Юклыгыма Уфа ышанмастыр...
    Җырларыма гашыйк булганнарның 
    Күңелләре миннән бушанмастыр...

    Ни әйтим соң?!.
    Сездән ераграк
    Яшәсәм дә күңел сезгә кайтыр...
    Яраларны еллар дәвалар да
    Араларны җырлар якынайтыр...


стихи про татарский язык - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика