Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи татарские онлайн

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Җиңүче


    Җиңүче булырга теләдем...
    Тик җиңү юлларын белмәдем...
    Юлларын белмәгән килеш тә
    Мин җиңеп чыгарга теләдем.

    Сез миннән көлдегез генәдер:
    “Син әле... кем әле... йөзләрдер... меңгә бер...”
    Җиңүләр меңгә бер бер булсыннар,
    Тик мин бар...
    Һәр шәхес – бердәнбер.

    Һәр шәхес  бердәнбер булса да
    Язмыш бар... 
    Язмышлар - кемнәндер...
    Җиңүче булырга теләдем...
    Кемнәрдер көлгәндер... көлгәндер...

    Хыялны шәм итеп яндырдым...
    Шәмнәрем кайвакыт сүнгәндер...
    Сүнгәнен кемнәрдер күргәндер...
    Көлгәндер...
    Көлгәннәр меңнәрдер...

    Меңнәрдер, лигиондыр, миллиондыр...
    Аларның йөзе юк, заты юк...
    Мескеннәр - 
    Мәңгегә
    Мескеннәр:
    Аларның җиңүгә хакы юк.

    Мин дә шул шул мескенлек эченнән
    Атладым җиңүгә бер адым.
    Күрделәр...
    Көлделәр...
    Сөрделәр...
    Җанымны телделәр – чыдадым.

    Чыдадым - бу мескен төркемгә
    Тимәс дип зыяным... (Файдам да!?.) -
    Никадәр гайрәтле булсам да
    Ялгызым идем мин мәйданда.

    Ялгызым...
    Тик сиңа ташланган
    Төркемнән дә зуррак явыз юк...
    Ул төркем безнеке – мескеннәр...
    Бердәнбер булу ул – ялгызлык...

    Ләкин мин җиңәргә теләдем,
    Җиңәргә... ялгызым булсам да...
    Ялгыз җан – яу түгел...
    Барыбер, 
    Бер эзсез югалмас җиһанда.

    Җиһанда сакланыр шикелле
    Безнең дә самими теләкләр.
    Йөрәктән йөрәккә күчәр күк
    Җиңүгә әйдәүче сурәтләр.

    Өметем яшәтә.
    Ә үзем...
    Үзем мин җиңүче булмадым.
    Ләкин мин мескенлек эченнән
    Җиңүгә атладым бер адым.


стихи татарские онлайн - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика