Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи татарских писателей

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Атлантида

    Булганмы ул?.. Юкмы?..
    Кемнәр белә…
    Тик ул тарих буйлап атлап килә…

    Бер карасаң, тормыш диңгезендә
    Һәр бер гомер үзе — Атлантида.

    Тормыш гади:
    Җиргә туган — үлә.
    Кемне — туфрак,
    Кемне… үлемсезлек күмә.

    Атлантида, серле Атлантида…
    Йөрәкләрдә үзен саклап килә…

    Булганмы ул, юкмы? —
    Уйлар… Уйлар…
    Бәлки, булмагандыр,
    ләкин ул — бар.
    2002



стихи татарских писателей - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика