Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи татарских поэтов на татарском языке

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Яши иде шагыйрь

    Җиргә сеңгән кечкенә бер йортта
    Кояш баткан, таң атканнарда
    Яши иде шагыйрь җырлар язып,
    Укып аны тараканнарга.

    Урлашырга дип килгәндәме,
    Йөргәндәме киләп сарып кына,
    Язаргамы теләп, бер таракан
    Егылып төште кара савытына.

    Һәм чыкты да аннан
    Бар тизлеккә
    Ап-ак кәгазь буйлап йөгерде ул.
    Тараканиятның бер Тукае булып,
    Шагыйрь күңеленә ямь өрде ул.

    Шагыйрь киткәч, дан да, мал да килгәч,
    Соңга калып көлгән язлар сыман,
    Теге кәгазь килеп чыкты бермәл
    Шагыйрь язмалары арасыннан.

    Китапларга. Музейларга күчте
    Эзе теге шаян тараканның.
    Һәм галимнәр ярсып ачыклады
    Бу язманың нәрсә аңлатканын.

    Ә бит бар да гади кебек иде...
    Кояш баткан, таң атканнарда
    Яши иде шагыйрь җырлар язып,
    Укып аны тараканнарга.
    1994

    Күз яшьләре булып

    Күпме бөек талантлар бар җирдә!
    Язмышлары...
    Уелып уйланасың.
    Хезмәтләре өчен бәхет белән
    Бүләкләнгән алар (үлгәннән соң).

    Күпме бөек талантлар бар гүрдә?
    Һәйкәл-ташсыз күпме каберләр бар?
    Җәллад балтасыдай йөрәкләрдән
    Телгәләнгән күпме бәгырьләр бар?

    Күпме исән талантлар бар җирдә!
    Бәхет бирер өчен бәндәләргә
    Туса да ул, эшен эшләр өчен
    Мөмкинлекләр эзләп бәргәләнә.

    Күпме бөек талантлар бар җирдә - 
    Гөлтләп сүнгән, пыскып сүрелгәннәр..
    Табигатьнең күз яшьләре булып
    Тарих битләренә сибелгәннәр. 
    1994


стихи татарских поэтов на татарском языке - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика