Романы, повести, стихи Марата Кабирова
стихи туган тел на татарском языке

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    ҖЫР

    Синең җырың нигә кирәк дисең...
    Җырларыңны дисең кем аңлар?
    Ә мин белмим... 
    Язам...
    Ни өчендер...
    Аңлар сыман... 
    җаны булганнар...

    Мин үзем дә җырлыйм кайчагында...
    Җырлый алмаганда – сүгенәм...
    Без – җырлар һәм сүгенүләр халкы,
    Сүгенәбез кайчак ил белән...

    Җырлар үтмәгәндә сүгенәбез без,
    Белсеннәр дип безнең барлыкны...
    Җыр һәм сүгенү саклап калган аны
    Һәм яшәтә безнең халыкны...

    Мин халкыма дип җаннар аткан булдым –
    Хисләр ташты... Ташты ургылып...
    Җырларым да кайчак сүгенү иде...
    Сүгенүләрем яңгырар җыр булып*.

    Җырлармын да, сүгенермен дә җирдә -
    Кыланырмын инде барсын да...
    Без – халыкның йөрәк тибешедәй,
    кылганыбыз – Ходай каршында...

    Ходай мине бәлки гафу итәр,
    Бәлки гафу итмәс – ул белер...
    - Чукынышып бетеп барасыз бит –
    Диеп, бәлки, үзе сүгенер...

    Ә бәлки ул сүгенеп тә тормас,
    Ышанмыйча безнең халыкка,
    Шул халыкта безнең булганлыкка,
    Җаныбызны ташлар тамугка.

    Ә син җырларыма ышанмыйсың,
    Ни үзеңә дисең, ни илгә...
    Мин бу илгә үз җанымны бирдем,
    Җаннарымны җырга телдем дә...

    Синең җырың нәрсә инде дисең,
    Язмышыңда үзең буталгач...
    ...Нефть вышкасыннан җырлар акмас,
    Газлар торбасыннан җыр таммас...

    Мин буталдым бугай бу дөньяда
    Әллә дөнья үзе буталды...
    “Тамугта да нефть патша микән?..” –
    Дигән идем... ятим җыр калды...

    Һәм ул җырны беркем кадерләмәс,
    Беркемгә дә булмас кирәге...
    Сезнең табан асларында кайчак
    Тибәр бәлки... шагыйрь йөрәге...


    -------------------
    * М. Җәлил шигыренә аллюзия




стихи туган тел на татарском языке - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика