Романы, повести, стихи Марата Кабирова
сугыш шигырьлэре

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Ике йөзенче йөк 


    Баш очында гына кара болыт...
    Әҗәл уйный утлы яшен булып...
    Күктә мәтам төсе – кара болыт,
    Ә җирендә канлы күз яше.
    Үтерүче буласың да килми...
    Антларыңны бозасың да килми...
    Үтерүче буласың да килми,
    Үзеңнең дә килми үләсе.

    Үтерүче буласылар килми,
    Утлы әҗәл җәя колачын...
    Мин күкләргә, болытларга аттым
    Юсыннар дип җирнең гөнаһын.

    Әткәм-әнкәм, өзелеп сйгән ярым,
    Дус-ишләрем, якын туганнарым,
    Яныгызда кабат булалмамын,
    Күз яшьләрен түгеп көтмәгез...
    Сезнең янга мин кайтырмын сыман...
    Сагынычлы хыял юлларыннан,
    Сезнең янга без кайтырбыз сыман...
    Ә бу юлы... гаеп итмәгез

    Үтерүче буласылар килми,
    Утлы әҗәл җәя колачын...
    Мин күкләргә, болытларга аттым
    Юсыннар дип җирнең гөнаһын.


сугыш шигырьлэре - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика