Романы, повести, стихи Марата Кабирова
табигать шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Хатын-кыз

    “Ул йоклады инде...” – улының
    Чыбылдыгын тартып куйды ул.
    Оялып кына утны сүндерде,
    Шуып төште идәнгә киеме.
    Сөю турында без сөйләшмәдек,
    Сакауланып ул бик чак кына
    “Р”ны виноградтай тәгәрәтте
    Ак коймадай тешләр артында:
    “Беләсеңме, мин бит, акылсыз,
    Кул селтәгән идем барсына.
    Итәкле ир... Һәм йөк аты... О...
    Һәм кинәт – мин тагын хатын-кыз!”

    Рәхмәтле булу – бурычым.
    Яклау эзләп үксез тәненнән,
    Урынының ак көртенә сеңдем,
    Аучылардан качкан бүредәй.

    Хәлдән тайган бүре баласыдай,
    Пышылдады өтеп чигәне.
    Күз яше аша рәхмәт белдерүе
    Оят булып җанны игәде.

    Эрергәдер мондый сүзләрдән
    Һәм шигырьгә аны төрергә.
    Тик хатын-кыз! Миңа!..  Ир кешегә!..
    Назым өчен!.. Рәхмәт белдерә!

    Тигезлек, дип, нигә соң әле
    Чи фикердән ботка пешердек?
    Хатын-кыздан көлдек. Без аны
    Ир-ат кимәленә төшердек.

    Җаныбызмы безнең имгәнгән,
    Җәмгыятьме, чормы акылсыз:
    Бичәләргә охшаш ир-атлар,
    Ир-атларга тартым хатын-кыз.

    Ач-ялангач аның иңнәрен
    Бармакларым ничек изделәр,
    Җенессез бер затның күзләрен
    Әйләндереп хатын күзенә.

    Әй, хатын-кыз!.. Төнне таратып
    Күзләрендә аның таң атты.
    Үзен-үзе хатын-кыз итеп
    Тоюдан да ул бит канатлы.
    10 ноябрь, 1993


табигать шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика