Романы, повести, стихи Марата Кабирова
табигать турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Ә бу төннәр...

    Ай нурында шулай тоеламы –
    Якынайган кебек арабыз...
    Караңгылык ярып әкерен генә
    Төн иленә кереп барабыз...

    Ә бу төннәр шундый матур инде,
    Шундый гүзәл, шундый серле төн...
    Бу төннәрдә кабул булыр сыман
    Гомер буе көткән өметең.

    Кыенсынма ятлар карашыннан,
    Кара карашлардан төн каплар...
    Вакытында кадерен белми калсак,
    Кабатланмас бүтән бу чаклар...

    Ә бу төннәр йокы өчен түгел,
    Яратышу өчен бу төннәр.
    Еллар узгачтан да йөрәкләрдә
    Бу төннәрдән калган ут дөрләр.

    * * *

    Күңелемнең тулган чагы,
    Күңелдә - сагыш кына шул,
    Таралмас сагыш кына....
    Тулып ташкан күңелемә
    Кагылма ялгыш кына...

    Ялгыш кына кагылсаң да
    Чынлап түгелер сыман, шул,
    Чынлап түгелер сыман...
    Ул түгелсә, үзеңнең дә
    Җаның өзелер сыман...

    Күңелемнең тулган чагы
    Кагылма күңелемә, шул,
    Кагылма – түгелер лә...
    Минем хәлгә калган чагың
    Бардыр бит үзеңнең дә...




табигать турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика