Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарча шигырьлэр кыш турында

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Ява карлар, яңа карлар…
    (Р.Миңнуллин)

    Ява карлар, яңа карлар –
    Кышның ак гөлләре.
    Якты булсын, ап-ак булсын
    Илемнең көннәре.
    Ишетелеп торсын җирдә
    Балалар көлгәне.
    Ява карлар, яңа карлар,
    Ак – гомер юллары,
    Дәвам итсен гомер буе
    Тынычлык еллары.
    Яңгырасын җир өстендә
    Тынычлык җырлары.

    Буран
    (Г.Толымбай)

    Урамда – буран,
    Мин өйдә торам.
    Тәрәзә аша
    Тик авыз ерам.
    Әй, җил выжылдый,
    Буран дуылдый.
    Ачулы песи
    Кебек мырылдый.

    Кыш
    (Р.Корбанов)

    Буран кырларны
    Бөрә ак карга.
    Ул бишек җыры
    Көйли аларга.
    Уҗымнан калын
    Юрган астында
    Тирән йокыга
    Талды барсы да.
    Уяныр алар
    Кышкы йокыдан,
    Яз килеп, кырлар
    Арчылгач кардан.

    Буранда
    (Ә.Бикчәнтәева)

    Тышта ыжгырып
    Җил-буран дулый,
    Күзеңне ачып
    Карап та булмый.
    Шундый буранда
    Нәни энесен
    Бакчага илтә
    Апасы Гөлсем.
    – Курыкма, энем,
    Җилдән-бураннан,
    Батырлык яхшы
    Куркак булганнан.

    Кар яуганда
    (М.Фәйзуллина)

    Энем минем кар яуганда
    Чыга чана шуарга,
    Артка карый – эз юк була;
    Хәйран кала шуңарга:
    – Апа, апа, кая качкан
    Минем чана шуган юл?
    – Мамык карлар явып узгач,
    Кар астында калган ул.

    Ак мизгел
    (Р.Миңнуллин)

    Яратам мин ап-ак төсне
    Бөтен дөнья ап-ак төсле.
    Куяннар да ак тун кигән
    Каеннар да ак туннан.
    Бүреккә дә, керфеккә дә
    Борынга да ак кунган.
    Биек булып, ап-ак булып
    Урамга ак кар яуган.
    Көне буе шау-гөр килеп
    Шуабыз шул ак таудан.

    Салкын, саф һава
    (Ә.Бикчәнтәева)

    Салкын, саф һава,
    Йомшак кар ява.
    Урамга чыксаң,
    Битләр кызара.
    Кар бөртекләре
    Өстеңә куна,
    Үзләре матур
    Һәм салкын була.

    Шуабыз
    (Н. Мадъяров)

    Чанада да шуабыз,
    Чаңгыда да шуабыз.
    Тимераякта очабыз,
    Чыжлап тора шома боз.
    Тауларга да барабыз,
    Кырларга да чыгабыз.
    Кар-буран дип тормыйбыз,
    Шуабыз да шуабыз.

    Салкын кайда?
    (М.Әхмәтшина)

    Урамда салкын, диләр,
    Бик тә өшетә, диләр.
    Урамга аның үзен
    Күрергә чыкты Дилбәр.
    Тун киде, шарф япты,
    Күп йөрде урамда.
    Көтә-көтә салкынны,
    Туңып бетте буранда.

    Ак кыш
    (Роберт Миңнуллин)

    Яратам мин ап-ак төсне
    Бөтен дөнья ап-ак төсле
    Куяннар да ак тун кигән,
    Каеннар да ак туннан.
    Бүреккә дә керфеккә дә,
    Борынга да ак кунган.
    Шундый якты, шундый нурлы,
    Бөтен дөнья ак кына…
    Ап- ак була белә шулай
    Безнең туган як кына.
     
    Кыш килде
    (Г. Зәйнашева)

    Ап-ак тун киеп кыш килде,
    Яфрак-яфрак кар ява.
    Без дә кидек җылы туннар,
    Куркытмый салкын һава.
    Сөенәбез, шатланабыз,
    Күңелле үтә кышлар.
    Чаңгы, чана, тимераяк –
    Безнең иң якын дуслар.

    Кар бабай

    Тәгәрәтеп ак карны,
    Ясадык кар бабайны.
    Куйдык кишердән борын,
    Ясадык ике кулын.
    Күзләре – кара күмер.
    Дидек: “Син урам себер!”
    Зур себерке тоттырдык,
    Көлешеп карап тордык.

    ***
    Ап-ак карлар
    Әкрен генә явалар.
    Чаналар тартып балалар
    Тау шуарга баралар.

    ***
    Урамнарга, бакчаларга,
    Урман, кырлар өстенә
    Ак мамыктай күбәләк кар
    Төшә дә төшә генә.
    Яңа яуган кар шыгырдый,
    Өстенә баскан саен,
    Курыкмыйча каршылыйбыз
    Салкын кыш аен.
    Урамга чыктык шаулашып,
    Йортлардан чана тартып;
    Уйныйбыз учта йомарлап,
    Юеш кар тубы атып.

    Кыш турындагы шигырьләрнең барсы да интернеттагы ачык чыганаклардан алынды. Авторы билгеле булганнары  чыганакларда бирелгәнчә күрсәтелде. Бу биттәге шигырьләрнең берсе дә Марат Кәбировныкы түгел.


татарча шигырьлэр кыш турында - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика