Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарча шигырьлэр тормыш турында

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Шәмси апа




    Өч почмаклы солдат хаты килде
    Туган илдән - ерак җирләрдән...
    Күрше Шәмси апа шундый хатка
    Догаларын язып җибәргән.


    ...Ә мин аның исемен дә белмим -
    Шәмселҗиһан, яки Шәмсиҗан...
    Ансы мөһим түгел. Ходай аны
    Шәмси итеп Җиргә тапшырган.


    Шәмси булып җирдә яшәде ул...
    Шәмнәр булып кайчак янгандыр...
    Шәмнәр кебек эрегән чакларында
    Утлы тамчы булып тамгандыр...


    (Якыныгыз утлы тамчы булып
    Җаныгызга тамган чагында,
    Онытмагыз аның иң кирәктә
    Шәмнәр булып янган чагын да.)


    Мин бик белмим аны... Без бит - яшьләр...
    Картларны бик бик санга сукмыйбыз:
    Дөнья булган... Ләкин безгә кадәр
    Дөрес булмаган дип чутлыйбыз...


    Шәмси апа... Ул аяксыз бугай...
    Куллары да – үзе беләдер...
    Бәлки, аның хәлләрен дә хәзер
    Белүчеләр... – үзе генәдер...


    Мин хәлләрен белешеп йөрмәсәм дә
    Илгә кайткан-киткән җиремнән,
    Анда-монда сугылыр аяклары
    Булмаса да – хәлемне белгән...


    Ул аңлагын минем күңелне дә
    Ул аңлаган минем җырны да...
    Аңлагандыр, бәлки, җырларны бик
    Кадерләми торган чорны да...


    Кадереңне илең белмәсә дә
    Хөрмәт күр син туган җирләрдән, -
    Дигән сыман,
    Якты догаларын
    Ак кәгазьгә язып җибәргән...


    (Солдат хаты итеп җибәргән ул...
    Балакаем, аңла... – дигәндәй, -
    Шагыйрь күңелендә тынычлык юк,
    Ул – һәрвакыт яуда, - дигәндәй.)

    Иң татлы бер шигырь укыгандай
    Мин укыймын дога юлларын...
    Кай урында күрәмен дә кебек
    Калтыранып киткән кулларын...
    Ару-талу... Газаплануларын...
    Күрәм кебек хәтта күңелен... -
    Бу юлларны гади куллар белән
    Язулары мөмкин түгелен...


    (Дингә минем артык исем китми... -
    Аңлый булыр Алла хәлемне...
    Бу догалар миңа
    Шәмси апа
    Язган өчен генә кадерле...)


    ...Иң ахырдан теләкләрен язган:
    Юлларыңда исән йөр дигән...
    Кемлегеңне беркем белмәсә дә
    Кемлегеңне үзең бел, дигән.


    Мин үземнең кемлегемне белдем...
    Тик илемне генә белмәдем...
    Ә мин аны үзем кебек күреп,
    Бөркет офыклары эзләдем...


    Мин халкым һәм илем дигән булдым...
    Гайрәт иде – кисеп үтмәле...
    Ләкин миңа газиз халкымның да
    Илемнең дә исе китмәде...


    ...Мин халкым дип яшәмимдер хәзер...
    Үз хәлен ул үзе беләдер...
    Һәм минем дә хәлләремне күп чак
    Белүчеләр – үзем генәдер...


    Шәмси апа...
    Җавап хаты язмам...
    Җавап хаты – минем җырларым...
    Арагызда үзем булмасам да
    Онытмагыз илдә мин барын...


татарча шигырьлэр тормыш турында - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика