Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарча шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Сәер кеше 

    Син күкләрдә һәрчак... 
    Я йолдызлар 
    Арасында, 
    Яки болытларда... 
    Син йолдызлар нурында коенасың, 
    Шуңа табынасың... 
    Без - юк-барга... 

    Безгә бик тә җитди нәрсәләр хас - 
    Милләт язмышлары... кәшилүкләр... 
    Карак таламаслык кәшилүккә 
    Кереп поскан безнең кешелекләр... 

    Безнең кешелекләр 
    Кәшилүкләр 
    Почмагында яши дер калтырап: 
    Урын таррак, димәк, акча күбрәк, 
    Акча күбрәк, димәк, көн яктырак... 

    Яктылыкны үзебез күрмибез дә 
    Мең тарафка бөтереләбез гел... 
    Ә саф хисләр... намус... кешелекләр... 
    Алар бераз көтәр әле дибез... 

    Үзебезчә гомер сөрәбез без... 
    Безнең яшәү - дуңгыз борыны кебек... 
    (Дуңгыз да җир сөрә. Яртысын да 
    Бетермәгән бугай әле сөреп... )

    Син күкләрдә һәрчак... 
    Я йолдызлар 
    Арасында, 
    Яки болытларда... 
    Яшәреңә фатир тапмасаң да 
    Зарланмыйсың никтер урын тарга... 

    Һәм сөйлисең сәер нәрсәләрне... 
    Сөю дисең, якты тойгы дисең... 
    Илдә һаман акча кризисы, 
    Синдә генә шундый туй мени соң?!. 

    Нормаль кебек затлар арасында 
    Синең халәт бик тә фәкыйрь сыман... 
    Безгә - зур сарай бир... 
    Син йөрисең... 
    Бар Җир шары - синең фатир сыман... 

    Шулайдыр. 
    Җир - синең фатирдыр ул... 
    Син түгел, 
    Без - иң зур фәкыйрьдер ул...


татарча шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика