Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские смешные стихи

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Татарларда секс юк ул диләр...

    Татарларда секс юк ул, диләр,
    Булмаган да, диләр, элек тә.
    Галимнәр дә аны табалмаган,
    Тарих төпләрендә йөреп тә.

    Теплицада үстергәннәр микән,
    Инкубатор микән тотылган,
    Тарих белми. Секссыз-нисез генә
    Бала табу сере онытылган.

    Шуңа күрә хәзер гашыйк җаннар
    Җитәкләшеп кенә йөриләр.
    Үбешмиләр, бала үстермиләр...
    Нишләсеннәр – серен белмиләр.

    Хәтта бездә никах төнендә дә
    Матур абый, чибәр апалар,
    Гонаһыннан куркып, бер-берсенең
    Башын сыйпап кына яталар.

    Бала кирәк булса, балаларны
    Урыслардан сатып алалар.
    Шуңа күрә, үсеп җитү белән
    Урыс була безнең балалар.

    Җитәкләшеп кызлар әби була,
    Ә егетләр ап-ак карт була.
    Секс – гонаһ. Ә гонаһсыз халык
    Карт булса да ифрат саф була.

    Татарларда секс юк. Булмаган да.
    Алар шундый изге күрәсең...
    ... Гомердә бер татар күргәнем юк.
    Күрсәтегез әле берәрсен.

    Сорау

    “Корал эшли – ир мактана” -
    акыллы сүз заманы.
    Ә Коралы эшләмәгән
    Ир мактана аламы?!

    Иртәнге күренеш

    Хатын. Җаным, дим... Уян, җаным...
    Ир. Нәрсә?!. Аһ, әллә тагын?!.
    Хатын. Эшеңә барыр чак җиткән...
    Ир. Аллага шөкер икән!!!


    Лондон балладасы

    Борын-борын-борын заманда,
    Беренче кар җиргә яуганда,
    Ноябрьнең ап-ак таңында,
    Олы гауга купкан Лондонда.
     
    Король торган Сарай янында,
    Ап-ак карлар яуган чагында,
    Кемдер җөрьәт иткән ак карга
    “Король – ахмак!” диеп язарга.

    “Король – ахмак!” Теге юньсезне
    Нәрсә белән язган дисезме?
    Ап-ак карга саргылт-яшелле
    Сидек белән язган ул сүзне!

    “Язучыны эзләп табыгыз,
    Таш келәткә илтеп салыгыз!” –
    Дигән Король. Бар да кузгалган.
    Кузгатылган йортлар, урамнар.

    Констебельләр чыгып чапканнар,
    Скотленд-Ярдта үрә басканнар...
    Кузгалганнар врачлар, химиклар,
    Экспертлар, биолог, физиклар.

    Һәр кешедән, бөтен Лондоннан
    Сидек анализы алынган,
    Тикшерелгән почерк-язулар...
    Өйгә кайту, кайтмый калулар...

    Кем язганын шулай тапканнар...
    Тапканнар да... Һушсыз катканнар...
    Ләкин Король сүзе терелткән:
    “Кемнең эше? Әйтең! Мин көтәм.”

    Бар да башын түбән игәннәр
    Һәм корольгә җавап биргәннәр:
    “Француз илчесенең сидеге,
    Королева кулы.” – дигәннәр.

    Нәрсә әйтим инде тагын да?
    Олы гауга беткән Лондонда.


татарские смешные стихи - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика