Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские стихи мужу

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Без синең белән 

    Без синең белән 
    Уздык зур юллар
    Булды табышлар
    Һәм югалтулар.
    Кайчак җаннарны
    Еллар канатты. 
    Тик безнең сөю
    Җиңде газапны.

    Без синең белән
    Зур юллар уздык.
    Булмады түгел, 
    булды авырлык.
    Уйласаң кайчак
    Хэйран калырлык.
    Сөю көч бирде
    Бирде сабырлык

    Уздык гомерне
    Без тату гына
    Җаннарда һаман 
    ярату гына.
    Йөрәктә ялкын 
    яралып тора
    Ярату көн дә 
    яңарып тора.

    әле алда да 
    озын юллар бар
    Бергә үтәрбез 
    без ул юллардан.
    Наздан уяныр 
    безнең яңа таң
    Яратам сине. 
    Һаман яратам.


татарские стихи мужу - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика