Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские стихи о природе

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Йөк аты

    Юллар баткак иде...
    Үргә менгән
    Чакларында авыр йөк тартып,
    Тавыш-тынсыз гына егылды да
    Хәрәкәтсез калды йөк аты.
    Без, ахмаклар, аптырашкан булдык:
    “Нинди көчле, таза ат иде.
    Үр менгәндә егылулар кайда,
    Чайкалу да аңа ят иде!”
    Сабантуйда бәйге тотмады ул, 
    Бар гомерен эштә үткәрде.
    Зарланмыйча, сыкранмыйча тартты
    Өлешенә төшкән йөкләрне.
    Кайда авыр, бу ат шунда булды,
    Атның хәлен кемнәр аңласын(!
    (Бер-беребезне кайчак аңламыйбыз – 
    Нишләтәсең адәм баласын.)
    Бүген килеп,
    Үргә менгән чакта,
    Соңгы көчен җыеп, йөк тартып,
    Тавыш-тынсыз гына егылды да
    Кабат торалмады йөк аты...
    1987


татарские стихи о природе - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика