Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские стихи о родине

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:



    * * *

    Минем илем бармы соң ул,
    Әллә юкмы илем...
    Җавап бирү җиңел түгел,
    Сорау гына җиңел.

    Минем илем бар да кебек...
    Булса кайда соң ул?
    Шундый илең булулардан
    Нинди файда соң ул.

    Минем илем юк та кебек...
    Илсезмендер кебек...
    Ул булса да әллә нинди
    Минсез илдер кебек.

    Бармы, юкмы?..
    Барлы-юклы?..
    Кыен аңлаулары...
    Ул хыялда гына балкый...
    Әрни җанда бары...



татарские стихи о родине - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика