Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские стихи про любовь

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Х х х
    Җаны чыккан төссез карга басып
    Заман буйлап атлап киләмен.
    Әй ялыктым быел кышларыннан,
    Салкыннардан шундый җиләдем.

    Ә бит сагынып көтеп алган идем,
    Кар сафлыгын, татлы кыш исен...
    Ирексездән җан асрыйсым килми,
    Эх, яшисем килә, яшисем.

    Мәхәббәтсез пар шикелле көннәр,
    Җаны чыккан төссез кар кебек...
    Бер ашкыну белән язны көтәм
    Язларымда нидер бар кебек.

    Яшь йөрәкләр ярсып көткән кебек
    Саф сөюнең тәүге назларын,
    Түземсезлек белән язны көтәм...
    Көтә микән мине язларым...

    Х х х
    Карлар ява... Аккош мамыгыдай...
    Ап-ак карлар – безнең ак күңел...
    Безнең сөю, өмет...
    Тик дөньяда
    Карлар ява торган чак түгел.

    Хаталана хәтта тәбигать тә
    Аң җитмәслек көче белән дә -
    Ябалаклап ап-ак карлар ява...
    Карлар ява... яшел үләнгә...

    Соңлап килгән сөю сагышлары
    Карашларга чыга саркылып.
    ...Үзебезгә урын табалмыйбыз,
    Челләләрдә яуган кар кебек.

    Карлар ява... Аккош мамыгыдай...

    Х х х
    Синең янда бераз бөек идем
    Хәтта бераз алла идем мин...
    Чөнки Сиңа, Җиргә, Кешеләргә
    Сөю белән яна идем мин.

    Ә хәзер кем?!.
    Фани дөньяларда
    Тынлык тапмый йөргән өрәк мин...
    Сиңа, Җиргә, Кешеләргә түгел,
    Үземә дә хәтта киәкмим.

    Х х х

    Мин кабызган ялкын сүнгән инде...
    Хисләреңне акыл җиңгән инде...
    Моң пәрдәсе ябып куйган инде
    Сөю нуры сипкән күзләреңне.

    Мин үзем дә синең сыман инде...
    Хыял канатларым сынган инде...
    Синең сыман эчтән сызам инде...
    Безнең җаннар әлдә чыдам инде...

    Х х х

    Бер карасаң, син беркем дә түгел...
    Бер карасаң, бөтенесе дә -
    Бу дөньяның бөек Сафлыгы да,
    Гөнаһы да, 
    Үкенече дә...

    Алдану

    Ә мин сине үзем хасил иттем...
    Ал хыяллар белән бизәдем...
    Зур мәхәббәт белән алыштырдым
    Миңа битарафлык дигәнен.

    Ачыграк гәүдәләнсен өчен
    Миңа булган тирән хисләрең,
    Күзләреңә - өмет чаткылары,
    Ә йөзеңә сагыш өстәдем.

    Елмаюлы синең иреннәргә
    Ымсындыргыч сихри наз бирдем.
    Күңелеңә - минем янда гына
    Балкып китә торган яз бирдем.

    Миннән башка үткән көннәреңә
    Ятлар күләгәсе төшердем.
    Татлы төннәреңә икебезне 
    кавыштыра торган төш бирдем.

    Мин бит сине үзем хасил иттем
    Мәхәббәттән, якты ялганнан...
    ...Хакыйкатькә ышанасым килми,
    Алданасым килә... Алданам...

    Х х х
    “Синнән генә торса иде дә бит...”
    Бар да миннән генә тормый шул...
    Хыялларның үткен кыйпылчыгын
    Йөрәгеңә кадый – тормыш ул.

    Миннән генә торса иде дә ул...
    Синнән генә торса иде дә...
    Киереп ачып куяр иде тормыш
    Капкаларын ике тилегә.

    Кадерләрен белер идек микән?
    Белмәс идек... Без бит юләрләр...
    Без җәннәткә капкалардан түгел,
    Киртә аша кереп өйрәнгән.

    Шуңа күрә, мәхәббәт тә безгә
    Газапларга төреп бирелә...
    .. Синнән генә торса иде дә ул...
    Миннән генә торса иде дә...

    Х х х
    Минем язмыш, гүя, салмыш егет,
    Һәрбер хәрәкәте ялгыш кебек.
    Аймылышкан еллар... Мин эзләгән
    Эзләреңне киткән сагыш күмеп.

    Сагышлардан сагышларга гомерем...
    Киләчәк тә исе таныш кебек...
    Ник бу язмыш язмыш төсле түгел,
    Ник бу язмыш тоташ каргыш кебек.


татарские стихи про любовь - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика