Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские стихи про зиму

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:



    Кар бөртеге


    Гамьсзлектәй салкын урамнарда

    Син адашып төнге бураннарда,

    Җылылык, наз тапмый йөргәнсеңдер.

    Төннәр буена көтеп кемендер,

    Йокламый калган моңсу бер өйнең

    Якты тәрәзәсен күргәнсеңдер.


    Җылылыклар өмет итеп миннән

    Тәрәзәмә килеп кунгансыңдыр...

    Өмет өзми озак торгансыңдыр...

    Ә мин шушы күрмәгәнмен, юләр.


    Туңган күңелләрне җылытырлык

    Шундый гүзәл сихри чәчкә булып, 

    Балкып туңгансыңдыр...

    Тере чакларыңда мең мәртәбә

    Бәлки, матуррак булгансыңдыр...

    Ә мин күрмәгәнмен...

    1991


    ***


    Буаннарда эшләр эшләп булмый,

    Бураннарда эшләр ырамый.

    Тик бурый да бурый юньсез буран,

    Эшең күпме диеп сорамый.


    Күз ачтырмас бер фаҗига булып

    Ул төннәрен ялгый көненә.

    Эшләмәгән эшне карлар күмә,

    Кар өстенә карлар өелә.


    Бураннарда юлга чыгып булмый,

    Бураннарда юллар ырамый.

    Әй, бурый бу тәкъдир бураннары

    Гомерең күпме дип сорамый.

    7 декабрь, 1993



татарские стихи про зиму - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика