Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарские стихи

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Себер үзебезнеке

    Себер бит ул, Себер бит ул...
    Себер безнеке бит ул...
    Баш бирмәгән татарларның
    Якты өмете бит ул...

    Өметләр якты булса да
    Себерләр салкын гына...
    Читкә киткәч, үз илләрең
    Күңелгә якын була...

    Килгән юлларыңа карап,
    Елаган чагың була...
    Себер безнеке булса да
    Туган җир сагындыра.

    Үз илләрең сагындыра...
    Үзеңнең илең бит ул...
    Себерләрдә себерелү
    Бик җиңел түгел бит ул...

    Күңелләр – туган илләрдә,
    Гомерләр – себерләрдә,
    Туган җирләр искә төшә,
    Үзәкләр өзелгәндә.

    Шикелле...

    Мин сиңа туганчы гашыйк 
    Булганмындыр шикелле.
    Сиңа гашыйк булган өчен 
    туганмындыр шикелле.

    Син дә бары мин дип кенә
    Яшисеңдер шикелле.
    Үзе сизсен барсын диеп,
    Дәшмисеңдер шикелле.


    Күзләрен яшел иде...

    Сүзләрен яшен генә...
    Күзләрең яшел генә...
    Яшел очкыннар таратып
    Күз аттың яшерен генә.

    Күзләрен яшел иде...
    Сүзләрен яшен иде... 
    Бер күз сирпеп карадың да
    Кайтардың яшьлегемне.

    Яшьлек ул язда гына... 
    Килә бик азга гына...
    Азга гына кал янымда
    Эретербез язларны да...

    Сүзеңнең яшеннәре...
    Күзеңнең яшелләре...
    Уйнасын әле күнелдә
    Яшьлекнең яшеннәре...


татарские стихи - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика