Романы, повести, стихи Марата Кабирова
татарский стих мама

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Өзелгән гөлдәй

    Иркен болында гөлләр тезелгән,
    “Әнкәмә!” - диеп гөлләр өзелгән...
    Өзелгән гөлләр шикелле бер мәл
    Ялгыз калырмын диеп кем белгән.
    -
    “Кайтар аны!” - дип, кемнәргә дәшим?!. –
    Көннәрем сүнде, төннәрдә яшим.

    Төннәрдә тоям әнкәмнең кулын,
    Төшләргә кереп иркәли улын...
    Көннәр туа да, әнкәм югала -
    Төннәрем кыска, өннәрем озын

    Булса да җаның күкләр илендә
    Кулларың назын тоям иңемдә.

    Җилдән гөл сынмый, сыгыла гына
    Җил дә җылына гөлләр назына.
    Гөлләр таҗына күбәләк куна,
    Бар тере җаннар гөлгә тартыла.

    Күбәләк кунган кебек гөлләргә,
    Төшләремә кер, әнием, төннәрдә.

    Иркен болында - әнкәм эзләре...
    Әниемә дип гөлләр өзмәмен...
    Өзелгән гөлләр кебек үзем дә -
    Өзелгән гөлдәй өзелә үзәгем.


татарский стих мама - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика