Романы, повести, стихи Марата Кабирова
туган як шигырьлэре

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Х х х

    Илешем дип җырлар язганым юк…
    Яза алыр идем… «Илешем!»— дип…
    Син бит минем йөрәк тибешем дип,
    Өлешемә төшкән көмешем, — дип.

    Илешем дип җырлар язганым юк…
    Илешләр, мин — сезсез дисез мени?..
    «Илешем!»— дип тамак ярмагач та
    Әллә мине илсез дисез мени…

    Мин балкыдым кинәт —
    Төшү белән
    Агач атларыннан балачакның.
    Яначакмын мин сезнеке булып
    Һәм сезнеке булып калачакмын.

    Ә мин сездән бер нәрсә дә көтмим
    Һәм кирәкми әллә нәрсәгез дә.
    Мин сезнеке һәм илнеке инде
    Теләсәгез, теләмәсәгез дә.

    Илешем дип җырлар язганым юк…
    Җырлар язмавым да — ерунда.
    Бер карасаң, үзем бер җыр бит мин,
    Матур бер җыр — Илеш турында.
    2003


туган як шигырьлэре - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика