Романы, повести, стихи Марата Кабирова
туган як турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Казан

    Казан “изге” булуымны тели...
    Тирги-тирги тели...
    Буйсынуны...
    Бер буйсынып карыйсы да килә...
    Кемгә бөгәрлим тик буй-сынымны?

    “Безнең казан – Изге Казан! - диләр,-
    Күкләрендә - мәчет манарасы...”
    (Манаралар башындагы айның
    Бармы берчак күккә ялганасы?)

    Дога укып эте-бетенең дә
    Изге булып күренәсе килә...
    Изгелекләр эзләп килгән идем
    Минем никтер сүгенәсем килә.

    Сүгенәсем килә, еллар буе 
    Сүгеләсемне хәтта белгән хәлдә...
    Җыр һәм сүгенү саклап калган аны,
    Халкыбызны.
    Саклар әле әлдә.

    Безнең казан, диләр...
    Алар өчен
    Җырларым да минем – сүгенүгә тиң.
    Кайнап йөрим кемнең казанында? - 
    Җырым үксез сыман, үзем – ятим.

    “Казан – изге шәһәр...”
    Эх, син Казан...
    Шул сүзләргә ышанасым килә.
    Җаннарымны телгән газаплардан
    Кайлардадыр бушанасым килә.

    Мәчетләр дә миңа ярдәм итмәс...
    Ярдәм итә алмас бүтәннәр дә...
    Упкыннарга тарган давыл сыман
    Каерылып карыйм үткәннәргә...

    Упкыннарга тарган давыл сыман,
    Кайларгадыр каерылып яшим.
    Халкым кебек гади булган өчен
    Бәхетемнән аерылып яшим.

    Халыкларны тапап үтеп була,
    Шәхесләрне алай итеп булмый.
    Яралының йөрәк авазыннан
    Дога чалымнарын көтеп булмый.

    Син минем дә “изге” булуымны
    Телисеңдер, Казан. Булалмамдыр.
    Бу изгелек кампаниясендә
    Изге булмауларым ходайдандыр.

    Изге булып кыланалмыйм, Казан...
    Йөрәгемдә минем Давыл яши...
    Давыл (бәлки, Дьявол дигән сүздән...)
    Кирәкмидер безгә... Ә ул яши...

    Син мәчетләр һәм фәхишләр иле...
    Ирешә алмассыңдыр теләгеңә -
    Ике йөзле хәнҗәр булып бары
    Кадалырсың минем йөрәгемә.
    2009


туган як турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика