Романы, повести, стихи Марата Кабирова
туганнар турында шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Ике туган

    Кан сыга томшыгы, җылы кан...
    Ә чиләк читендә селкенә муены...
    Көймәдә тибрәлә җансыз каз,
    Күк телә туганы, кайгыга коенып.

    Парлашып очтылар Вилюй буенда
    Һәм берсе көймәдә тибрәлә.
    Сыңары
    Телгәли һаваны, яңгырата тайганы:
    “Әй, минем күгелҗем туганым,
    Күрдек без кояшның нурларын,
    Йомырка кабыгын тиштек тә тилереп,
    Әти-әни сине алдан туйдырды...
    Мине дә туйдыра алырлар иде бит.

    Күгелҗем туганым,
    Күк төсле идең син,
    Каз-кызлар артыңнан йөрделәр тилмереп.
    Мин – кара, кызлар шул сине нык яратты...
    Мине дә ярата алырлар иде бит.

    Күгелҗем туганым, канатлар туздылар,
    Тиздән без суелып табынга керәбез.
    Сине дә, мине ялмаган өчен бит
    Һәрвакыт беренче булулар теләге.

    Күгелҗем туганым, азмы без чукыштык,
    Арзан дип канатлы, туганлы бу дөнья.
    Үзара таяныч булырлык идек бит,
    Мин – сиңа, туганым, син миңа.

    Үтелгән гомерләр искиткеч үкенеч
    Тиргәшү, көнләшү никадәр тилелек.
    Мин идем гөнаһлы... Кешеләр сине атты...
    Мине дә үтерә алырлар иде бит.”



туганнар турында шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика