Романы, повести, стихи Марата Кабирова
яратам сине шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Сиңа

    Яшәмәдек инде синең белән
    Әйтешеп тик иркә сүз генә.
    Бу тормышның усал кырыслыгы
    Куенына алды безне дә.

    Тик шулай да сөю сүрелмәде,
    Өзелсә дә кайчак өметләр.
    Гашыйклар күп җирдә, тик барыбер,
    Булмас сыман безнең кебекләр.

    Бәхетле дә, шат та булдык инде,
    Яралы да булдык, зарлы да.
    Җиде ятлар салмас яраларны
    Сала ала сөйгән яр гына.

    Кара язмыш иңнәремә салса,
    Кайгыларның кара көлтәсен,
    Тик син генә мине аңларсың да
    Тик син генә кабул итәрсең.

    Йөрәкләрдә сөю сүрелмәсен,
    Өзелсә дә кайчак өметләр…
    Гашыйклар күп җирдә. Тик барыбер
    Булмас сыман безнең кебекләр.
    1999

    Х х х
    Нигә син мине гел утка саласың,
    Җаны ялкында янсын дисеңме?
    Янып-янып та көлгә калмагач,
    Әллә син мине җансыз дисеңме…

    Әллә син мине җансыз дисеңме,
    Көлгә калуны белмәс дисеңме…
    Йолдыз да бер мәл атыла җиргә,
    Ә үзе мәңге сүнмәс шикелле.
    1999

    Сорау

    Без икебез ике төрле нәрсә…
    Бергәлектән нинди файда бар?!.
    Беребез — су, икенчебез — ялкын,
    Ут сүрелгән, сулар кайнаган…

    Үлмәс дастаннарда данланганча
    Изге булса әгәр Мәхәббәт,
    Мәхәббәт дип моны әйтеп булмый…
    Ни исемле безнең бу халәт?!.

    Гадәт дип тә аны әйтеп булмый,
    Нинди халәт соң бу, исемсез?
    Миннән башка боз булырсың сыман,
    Көл булырмын сыман мин синсез.
    1999


яратам сине шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика