Романы, повести, стихи Марата Кабирова
яшьлек шигырьлэр

Шигырьләр


    Дусларың белән бүлеш:


    Сезнең капка төбендә

    Әй, капка баганасы…
    Мин элеке егет түгел,
    Хәзер… ир аламасы…

    Әй, капка баганасы…
    Онытылмый — хәтердә:
    Син өйрәткән идең миңа
    «Яратам!» —дип әйтергә.

    «Яратам?» — дидем аңа…
    Ул башын иде түбән…
    Беләм, ул чакта синең дә
    Күкләргә тиде түбәң.

    Әй, капка баганасы… 
    Әй, сихри гүзәл капка…
    Безне озатып җибәрде
    Зур тормыш дигән якка.

    Яратыштык, җан атыштык,
    Әй, капка баганасы…
    Ул — әшәке хатын хәзер,
    Ә мин — ир аламасы…

    Күз тиде бугай безгә лә…
    Мир үзгәрә, ил үзгәрә —
    Үзгәрми түзәлмисең…
    Үзгәрешеп беттек инде,
    Син генә үзгәрмисең.

    Син һаман да сердәш кебек,
    Син һаман да дәү кебек…
    «Яратам!» дигән сүздән соң
    Куелган өндәү кебек.

    Аның белән яшәвемнән
    Килми лә зарланасым…
    Тик яшьлек бит… Сагындыра…
    Әй, капка баганасы…

    Син дә, бәлки, сагынасыңдыр
    Яшь имән чакларыңны,
    Назлы каен гүзәленә
    Баш игән чакларыңны.

    Яшьлекләреңне сагынып,
    Син дә өзеләсеңдер.
    Тыштан гына бирешмәгән 
    Кебек күренәсеңдер.

    Әй, капка баганасы…
    Эзләдем яшьлегемне лә,
    Эзләдем — табалмадым.
    Бер мизгелгә генә яшәрт,
    Тап берәр чараларын.

    Әй капка баганасы…
    Әй, сихри гүзәл капка…
    Ачыл да — чыгар мине
    Яшьлегем калган якка.
    2002


яшьлек шигырьлэр - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика