60 яшьтән соң ничек тукланырга?
Сәләмәтлек

60 яшьтән соң ничек тукланырга?


Лаборатория Красоты и Здоровья

Итне күп ашарга тырышмагыз. Әлбәттә, рационнан алып атырга ярамый, чөнки ул аксым чыганагы булып тора. Шуңа да итнең майсызын ашагыз. Итле ризыкны көненә бер тапкыр ашау да җитә.

Итне, шулай ук балыкны кыздырмагыз, пешерегез генә. Итле шулпаны атнасына ике-өч тапкырдан да артык ашамагыз. Калган көннәрдә вегетариан ашы пешерегез.

Майлы диңгез балыклары – скумбрия, сардина, сөләйман (лосось), палтус, сельдь, иваси омега-3 кислотасына бай. Аларны йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен ашарга кирәк. Атнасына 300-400 гр кулланыгыз.

Йомырка шулай ук аксым чыганагы. Олы яшьтәгеләргә атнасына 2-3 йомырка ашарга кирәк. Йомырка агын көн дә кулланырга ярый.

Сөт продуктлары сөякләр өчен мөһим булган кальцийга бай. Көненә 100 гр майсыз эремчек ашарга тырышыгыз. Ә менә сыр белән артык мавыкмагыз. Аңарда май, тоз һәм холестерин күп. Көненә 10-30 гр сыр ярый. Сөт эчәргә яратсагыз, көндәлек норма 300-400 гр нан артмасын.

Көненә 200 гр кефир эчәргә ярый. Аны йоклар алдыннан эчүең хәерлерәк. Каймакның күләмен көненә бер аш кашыгыннан арттырмагыз.

Көне буе ашалган бөтен ризыктагы шикәр күләме 30-50 гр нан артмасын. Шикәрне балга, кипкән җиләк-җимешкә алыштырыгыз.

Яшь барган саен, тозны куллану да кимергә тиеш. Тозлы кыяр, гөмбәләрне ашамаска тырышыгыз. Көненә 5 гр тоз кулланырга ярый.

Магний һәм калийга бай ризыклар белән тукланыгыз. Аларга дөге, тары, солы, кара җимеш, күрәгә, кәбестә, кишер, бәрәңге, сөт, чикләвек, сыер ите, ипи керә.

С һәм Р витаминнары да бик кирәк. Алар гөлҗимеш суында, әфлисунда, киви, баллы борычта, кара миләштә, кара карлыганда, петрушка, укроп, яшел суган, крыжовникта бар.

Өстәлегездә В витаминына бай ризыклар да һәрдаим булсын: карабодай, солы. Тары, сөт.
Шәһри Казан.



Добавить комментарий

WordPress: 23.34MB | MySQL:99 | 1,543sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика