Алоэ ярдәм итәр
Сәләмәтлек

Алоэ ярдәм итәр


Алоэ сутының файдасы турында ишетмәгән, беләм дип уйламаган кеше юктыр. Аны ярага да сөртәләр, эчәләр дә, тагын әллә нинди рәвешләрдә кулланалар, дип сөйлиләр. Бу хакта Башкортостанның «Өмет» газетасы менә нәрсәләр яза.

Берничә гасыр үтеп, химия һәм фармацевтика өлкәсендә байтак кына ачышлар ясап, миллионлаган пациентларда химик препаратларның йогынтысын өйрәнгәннән соң да кешелек җәмгыяте нәтиҗәлерәк һәм куркынычсыз булып саналган табигый дәвалану чараларына өстенлек бирә. Бу уңайдан Рәсүлебез (сгв) тәкъдим иткән шифалы табигый медицина препаратлары аерым урын алып тора.

Галимнәр Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләреннән бал, кара әнис, алоэ, зәгъфран һ. б. бик көчле терапевтик һәм дәвалау үзлекләренә ия булуын ачыклаганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) нәкъ менә шушы чараларны төрле чирләрне дәвалаганда кулланырга тәкъдим иткәнлеге мәгълүм. Бүген аларның кайберәүләре ризыкка кушыла торган биологик актив матдәләр, икенчеләр – парафармацевтик, өченчеләр нутрицевтиклар дип йөртелә. Әмма аларның асылы моңа карап үзгәрешсез кала бирә. Бу табигый матдәләр кулланганда кеше организмына тискәре тәэсир итми, ә бәлки аны сәламәтләндерү, чистарту һәм ныгытуда ярдәм итә, адәм баласының гомерен озайта һәм аны бәрәкәтлерәк итә.

Салкын тиюдән саклану һәм аны дәвалауда Рәсүлебез (сгв) тәкъдим иткән чаралар турында сүз алып барганда, башлап адәм баласының сәламәтлеге сагында торучы табигый “сакчы” – иммунитет турында телгә алу урынлы.
Ул – алоэ!
Дәвалануда аның суты кулланыла.
Алоэ суты витаминнарга һәм минералларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай.

Аларның күбесе аминокислоталар булып тора. Халык медицинасында алоэ киң кулланыла. Ул иммунитетны яхшырта, вируслы инфекцияләргә каршы торырга булыша. Алоэның суты косметологиядә дә файдаланыла. Аны шампунь, крем, мазь составында күрергә була. Алоэ суты коры бит тиресен дымландыра, тиредәге ялкынсынуны бетерә, бетчәләргә каршы көрәшә, чәч коелуны туктата.

Алоэ суты белән зәйтүн маен бертигез күләмдә алып, йоклар алдыннан кулыгызга сылагыз.
Бит тиресе коры булганда, бертигез күләмдә алоэ суты, солы оны, юкә балы һәм зәйтүн маен яхшылап болгатыгыз да битегезгә сылагыз. 10-15 минуттан юып төшерегез.
Бит тиресе майлы булганда, лимон белән алоэ сутын бертигез күләмдә алып, шуны битегезгә сылагыз.
Җыерчыклардан котылу өчен: ике зур алоэ гөлен блендерда изегез дә бер стакан су салып, боз итеп катырыгыз. Һәр көн иртән шуны битегезгә ышкыгыз.
Чәчләр сәламәт күренсен өчен, башны юар алдыннан шампуньга бер аш кашыгы алоэ суты кушыгыз.
Алоэ сутын әзерләү өчен, бераз гына очлары кипкән яфракларын алыгыз. Уртада яки аста урнашкан яфракларны сайлагыз.
Кисеп алынган яфракларны, файдалы үзлеге югалмасын өчен, өч сәгать эчендә кулланыгыз.
Яфракны ит тарткыч аша чыгарып, марля аша сөзегез. Йә булмаса сутын кул белән сытып чыгарыгыз.
Алоэ сутын өч тәүлеккә кадәр суыткычта сакларга була. Озаграк вакыт куллану өчен, ике өлеш сутка бер өлеш спирт салып саклагыз.
Алоэ сутын боз катыра торган формаларга салып та сакларга мөмкин.
Алоэ сутын эчеп дәвалану да искиткеч зур әһәмияткә ия. Шунысы бар, медицинада алоэның “Вера” дигән сорты гына файда китерүен истә тотарга кирәк. Калганнары исә хәтта яман шеш авыруы китереп чыгарырга сәләтле икән. Ә иң куркынычсызы – АКШта җитештерелгән “Алоэ Форевер” суты. Ул ашкайнату эшчәнлегенә булышлык итә, организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, бактерияләргә, вирусларга һәм гөмбәчекләргә каршы тора, су һәм майларны эретүче витаминнарны үзләштерүне арттыра, тире авырулары, шул исәптән псориаз белән интегүчеләрнең күзәнәкләрен янә “сафка бастыру”га ярдәм итә, иммун системасының эшен җайга сала, ашкайнатуны яхшырта, моннан тыш әлеге сут табигый антибиотик буларак авыртуны киметә һәм күзәнәкләрнең яңаруын тәэмин итә.
Дүрт йөзгә якын алоэ төреннән әнә шул бер төре файдалы санала. Пешкәндә дә, шешкәндә дә, тире авырулары бимазалаганда да ул ярдәмгә килә.
Аның файдасы турында инде безнең эрага кадәр белгәннәр һәм кулланганнар. Эчемлекләргә кушканнар.
Бөердә инфекция булганда алоэ сутын сөткә кушып эчкәннәр. Ингредиент буларак төрле азыкларга өстәгәнннәр.
Алоэ суты витаминнарга һәм минералларга, аерым алганда А, В1, В2, В3, В12, С витаминнарына, фолий кислотасы, кальций, тимер, магний, натрий, калий, цинк, хром, бакырга бай.

Яфракларын ярып, киселгән урыннарга, пешкән, ялкынсынган тирегә япканнар.
Кояшта пешкәндә дә тынычландыру сәләтенә ия бу гөл авыртуны басарга, тирегә тизрәк төзәлергә ярдәм итәр. Псориаздан интеккәндә дә алоэ дәва.
Аннан ясалган препаратларны тирегә сөрткән кебек, эчеп тә дәваланалар.
Ашказаны авыртканда алоэ гөлен эчәргә мөмкин. Табиб белән киңәшләшеп алу кирәк, әлбәттә. При болезнях кишечника можно принимать внутрь гель алоэ.
Алоэ пешкәндә, шешкәндә, тире катламы зыянлаганда, баш авыртканда, салкын тигәндә, төрле язвалар булганда, артрит, диабет, астма, мигрень, бөердә таш булганда, буыннар сызлаганда, ашказаны, уникеилле эчәк авыртканда, эч катканда кулланыла.
Сабур – ул төрле дәвалы алоэ төрләреннән сыгып, куертылган сут.
Гадәттә эч катканда кулланыла.
Аптекаларда сабур кушылган порошокларда бар.



Добавить комментарий

WordPress: 24.57MB | MySQL:115 | 1,595sec
Рейтинг@Mail.ru