анар
Сәләмәтлек

Анар (гранат) дәвалыймы?


Анар аскорбин һәм җиләк-җимеш кислотасына, С витаминына, шикәргә һәм танинга бай булган, кеше өчен бик тә файдалы җимеш. Ул организмны чыныктыра, органнар эшчәнлеген яхшырта, югары температураны төшерә, авыртуны баса, җәрәхәтләрне дәвалый, гемоглобинны күтәрә.

Анар согы
Кан тамырларында кан йөрешен нормальләштерә, «начар» холестеринны яхшырта, канны кислород белән туендыра.

Баллы анар согы
Инфекцион авырудан, операциядән соң, бөер чәнчүдән (коли-ка), ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылудан аеруча файдалы санала.

Ачы анар согы
Аеруча диабеттан киңәш ителә. Моның өчен (табибның мах-сус киңәшләре булмаса) 1 аш кашыгы бал кушылган сокны, көнгә өч тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк.
Ачы анар согын су кушып һәм көпшәдән генә эчәргә кирәк. Чөнки сок үзе генә теш эмален зарарларга һәм ашказанын авырттырырга мөмкин.

Файда эзләп, зыян ясама
һәрнәрсәдә чама белү зарур. Мәсәлән, дөрес кулланылмаган дару үләне организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шунлыктан анар согы белән дәваланырга теләүче иң элек организмын тулысынча тикшертергә һәм табиб белән киңәшергә тиеш. Чөнки анар согын чамадан тыш эчү башны әйләндерергә, хәлсезлек ките-реп чыгарырга, күз үткенлеген начарайтырга һәм башка күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Анар кабыгы төнәтмәсе
Бу төнәтмә бавыр, бөер, авыз куышлыгы, күз, колак, буыннар авыртудан, кан китүдән, эч китүдән, колиттан файдалы.

Төнәтмә түбәндәгечә ясала:
Ике чәй кашыгы вакланган анар кабыгына 1 стакан кай-нар су салып, су ваннасында 30 минут кайнатыгыз. Шуны ике-өч кат марля аша сыгыгыз да, стакан тулганчы, кай-наган су кушып болгатыгыз. Көнгә ике-өч тапкыр һәр ашау алдыннан чирек стакан эчегез.
Анар кабыгы онын тән бозылганда (эпителий булган-да) сибәргә киңәш ителә.
Анар җимеше ютәлдән, маляриядан, төрле салкын тиюләрдән дә бик файдалы.

Игътибар! Анар согын ашказанында җәрәхәт, гастрит һәм ашказаны сыекчасы кислоталылыгы югары булганда эчәргә ярамый.

Өстәмә мәгълумәт

Анар җимешенең (гранат) сез белмәгән 10 сыйфаты..
Анар җимеше — җирдәге иң файдалы нигъмәтләрнең берсе.

1.Гормоннарны активлаштыра.

Гранат төшләрендә булган майлар организмда гормональ балансны тергезә. Шуңа күрә аларны баш авыртканда һәм хатын-кызларга ашау киңәш ителә.

2.Табигый инсулин.

Анар җимеше – диабет белән авыручыларга ярый гына түгел, хәтта кирәк булган татлы ризыкларның берсе. Ашар алдыннан көнгә дүрт тапкыр берәр бал кашыгы йотып куелган гранат согы кандагы шикәр микъдарын ярыйсы ук киметә.

3.Гемоглабинны күтәрә.

Гранат элек-электән азканлылык белән көрәшү чарасы буларак билгеле. Анемия белән интегүчеләргә 2 ай дәвамында су белән кушылган гранат согын ашар алдыннан 30 минут кала, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчү дә ярдәм итә.

4.Авыз һәм тамакны дезинфицияли.

Ангина, фарингит һәм шулай ук стоматит булганда да тамакны һәм авыз эчен гранат кабыгы кайнатылган су яки гранат согы белән чайкау файдалы. Дуплау матдәләре (дубильные вещества) авыртуны баса, ә органик кислоталар инфекцияне үтерә.

5.Кан басымын төшерә.

Гранат төшләре – гипертониклар өчен чын табыш, чөнки алар организмга авырлык китерми генә артериаль кан басымын бик йомшак төшерә. Ә гранат җимешенең киптерелеп чәйгә кушылган элпәләре нерв системасын тынычландырырга, шомлану-хафаланудан котылырга, төнге йокыны җайга салырга ярдәм итә.

6. Менә дигән косметика чарасы.

Әз генә кыздырып төелгән һәм сыер мае яки зәйтүн мае кушылган гранат кабыгы – бит тиресе майлы, бетчәле булганнарга бик шәп чара. Ә киптерелгән гранат кабыгыннан ясалган порошок белән пешкән, ярылган һәм сыдырылган урыннарны дәвалау нәтиҗәле.

7. Ялкынсынуны бетерә.

Гранат кабыгы кайнатмасы төрле ялкынсынулар (воспаление) вакытында бик файдалы (бөер, бавыр, колак һәм күз, буыннар, гинекологик органнар). Аны әзерләү өчен, вакланган 2 бал кашыгы кабыкны 1 стакан кайнар суга салып, су мунчасында 30 минут кайнатырга, сөзеп сыгарга һәм кайнаган су кушарга. Мондый кайнатманы ашарга ярты сәгать кала 50 граммлап көненә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк.

8.Радиацияне чыгара.

Радиоактив изотоплар белән эшләүчеләр яки радиация югары булган зонада яшәүчеләрнең барысының да рационында алыштыргысыз элемент булып гранат суы тора.

9.Суалчаннарга каршы бик көчле чара.

Өлгергән гранат кабыгында суалчаннарга көчле йогынты ясаучы пельтьерин, изопельтьерин һәм метилизопельтьерин алкалоидлары бар. Организмдагы шул хәшәрәтләрдән котылу өчен 40-50 грамм вакланган кабыкны 400 грамм салкын суда 6 сәгать тотарга һәм сыеклыкның яртысы кайнап беткәнче акрын утта кайнатырга. Суынганнан соң бер сәгать дәвамында кечкенә порцияләр белән эчеп бетерергә. Тагын бер сәгать узгач эч йомшарткыч эчәргә. Тагын да тирәнтен арулатырга теләге булганнар, 4-5 сәгатьтән соң клизма ясый ала.

10. Диареядән коткара.

Гранатның җимеше һәм кабыгы укмаштыру сыйфатына ия. Шуңа күрә аны эч китүгә, колитка һәм энтероколитка каршы кулланалар. Зурларга, киптереп вакланган гранат кабыгын ашаганнан соң көнгә 3 тапкыр кабул итәргә, ә балаларга яңа сыгылган һәм су белән кушылган гранат согын бирү тәкъдим ителә. Гранат кабыгындагы полифеноллар инфекцияле диарея очрагында дизентерия таякчыкларын һәм башка ярсыткычларны нәтиҗәле киметергә ярдәм итә.

------------
WordPress: 27.7MB | MySQL:96 | 4,299sec
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика